tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халык санын алуга әзерлек буенча эшче төркемнәр булдырылды
Халык санын алуга әзерлек буенча эшче төркемнәр булдырылды

Халык санын алуга әзерлек буенча эшче төркемнәр булдырылды

Бу минутларда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узучы Милли Шура утырышы барышында Милли Шура әгъзаларыннан торган 7 эшче төркем булдырылды. Алар халык санын алуга кагылышлы мәсьәләләр буенча шөгыльләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2020нче елның август аенда узган Милләт Җыенында «Татарлар: Гамәл стратегиясе» кабул ителгән иде. Әлеге документ нигезендә, Милли Шура халык санын алу кампаниясенә әзерлек эшләрен алып бара.

Утырышта Милли Шура әгъзаларыннан торган 7 эшче төркемнең җитәкчеләре дә билгеләнде:

  1. Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү

җитәкче – Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтша улы;

  1. Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы

җитәкче – Зәйдуллин Ркаил Рафаил улы;

  1. Милли мәгариф һәм фән

җитәкче – Заһидуллина Дания Фатыйх кызы;

  1. Массакүләм мәгълүмат чаралары

җитәкче – Әминов Илшат Юныс улы;

  1. Аналитика һәм мониторинг

җитәкче – Исхаков Дамир Мәүләви улы;

  1. Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерү һәм икътисадый багланышларны булдыру

җитәкче – Уразаев Фәрит Язкәр улы;

  1. Татар яшьләре белән эшләү

җитәкче – Мөслимова Ленария Радик кызы.

Әлеге 7 эшче төркемнәрнең эшчәнлеге нәтиҗәләре ай саен Милли Шураның чираттан тыш утырышларында каралачак. Шулай ук, һәрбер эшче төркемгә Конгрессның Башкарма комитетыннан җаваплы хезмәткәр билгеләнәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*