tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 20 гыйнварда “Республика шәхесләре. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев” дигән күргәзмә ачыла
20 гыйнварда “Республика шәхесләре. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев” дигән күргәзмә ачыла

20 гыйнварда “Республика шәхесләре. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев” дигән күргәзмә ачыла

20 гыйнварда “Россия – минем тарихым” мультимедиа тарихы паркындагы (адресы: Казан ш., Оренбург тракты, 8) 1 нче павильонда “Республика шәхесләре. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев” дигән күргәзмә эшли башлаячак.

Интерактив күргәзмәдәге фото һәм видеоматериаллар Минтимер Шәймиевнең Президент вазыйфасындагы иҗтимагый-сәяси, мәдәни, икътисади эшчәнлеге, аның республиканы үстерүдәге роле, халыкара хезмәттәшлектәге уңышлары белән таныштыра. Материаллар 26 залда тәкъдим ителәчәк. Алар 3 дәвергә: 90 нчы елларга, 2000 нче һәм 2010 нчы елларга карый.

Биредә шулай ук Татарстан Милли музееннан, Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, Дәүләт Советы музееннан республиканың Беренче Президенты эшчәнлегенә бәйле экспонатлар тәкъдим урнаштырыла.

Күргәзмә 30 гыйнварга кадәр эшли.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*