tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкын берләштерүче яңа интерактив домен булдырылачак
Татар халкын берләштерүче яңа интерактив домен булдырылачак

Татар халкын берләштерүче яңа интерактив домен булдырылачак

Милли Шура халык санын алуга тагын бер яңа инициативасы белән чыга.  Ул бөтен татар халкын берләштерә торган «Татцифр» исемле интерактив домен булдыру.  Милли Шура утырышында катнашучыларга Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев яңа проект хакында хәбәр итте.

Аның максаты: татар халкының милли-мәдәни, социаль-икътисади һәм рухи үсешенә ярдәм күрсәтү; мәдәниятне, телне, традицияләрне үстерү һәм яңарту, татар дөньясының электрон платформасын булдыру.

“Пандемия нәтиҗәсендә без хәзер интернетны бик актив кулланабыз. Zoom аша да эшлибез. Онлайн очрашулар оештырыла. Интерактив домен безнең эшне тагын да активлаштырырга ярдәм итәргә тиеш,”-дип белдерде Васил Шәйхразыев.

16 нчы февральдә Милли Шураның чираттагы утырышында проект белән таныштыру күздә тотыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*