tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хатын-кызлар Кочко-Пожарда очрашты
Хатын-кызлар Кочко-Пожарда очрашты

Хатын-кызлар Кочко-Пожарда очрашты

Үткән җомга, 19 апрель көнне, Сергач муниципаль округының Кочко-Пожар мәдәният йорты кабат гөрләде – биредә VII өлкә татар хатын-кызлар җыены һәм шулай ук VII өлкә “Нижгарбикә” конкурсы узды. Көне дә искиткеч матур, җылы, кояшлы булды. Иртән ун сәгатьтә инде мәдәният йортының алды авто­буслар, машиналар белән тулды. Беренче фойедан башлап, сәхнәгә хәтле милли стильдә, искиткеч матур итеп бизәлгән бинага кабат сокланмаган кеше калмады, фойеда җирле балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең һәм Спас округы Татар Моклокасыннан уңган ханымнарның кул эшләреннән торган матур күргәзмәләр тезелгән иде.

Җыен делегатларын берничә дистә ел авыл китапханәсе мөдире булып эшләгән актив аккалфаклы ханым Рамилә Муста­фина һәм аңа алмашка килгән яшь кадр Ләйсән Садекова ачык йөз белән каршы алып, терки барды.

Чара 11.00 сәгатькә билгеләнгән иде һәм ул башланыр алдыннан Кочко-Пожар үзешчәннәре Азат Жиһаншинның баянда уйнавы астына матур такмаклар җырлап, чәкчәк белән Казан кунакларын каршы алды. Бу юлы Бөтендөнья татар конгрессы юллавы буенча Казанның Абдулла Алиш исемендәге татар гимназиясе директоры, шәһәр “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, Татарстанның язучылар берлеге әгъзасы Рәхимә Арсланова, Татарстанның ат­казанган артисты, виртуоз баянчы Ваис Бәйрәмов һәм танылган җырчы Ләйсән Сөнәгәтова килде. Аларны һәм хөрмәтле кунакларны үзешчәннәр биетеп тә алды.

Яшь үзешчән артист Амина Курамшина “Туган як” җырын башкарганнан соң, Түбән Новгород, Дзержинск шәһәрләреннән, Сергач, Спас, Пильна, Кызыл Октябрь округларыннан йөзгә якын делегат килгән җыенны өлкә татар автономиясе каршын­да эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын- кызлар оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллина ачып, җылы сәламләде һәм сүзне кунакларга бирде. Сергач һәм Кызыл Октябрь округларының мәгариф бүлеге җитәкчеләре Ирина Курасова белән Рауф Ваһапов, региональ милли мәдәни ав­тономия рәисе Мирзәхләм Абдулганиев, Рәхимә Арсланова, Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина, Дзержинск татарларының җирле милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Зөһрә Абдуллина делегатларны җылы сәламләде.

“Бүгенге җыенны мин матурлык бәйгесе дияр идем хәтта, чөнки залда шул хәтле ма­тур ханымнар утырган, сокланмый мөмкин түгел. Гаилә елы уңаеннан җыенның те­масы да бик актуаль, ә инде туган теле­гезне саклап үстерүгә булган карашыгыз, аңа мөнәсәбәтегез мактауга лаек,” – дип белдерде Ирина Борисовна үзенең чы­гышында һәм округ администрациясенең дә котлау-теләкләрен җиткереп, уңышлы эшчәнлек теләде.

“Барлык җәмгый оешмаларыбыз ара­сында “Ак калфак” иң актив, нәтиҗәле эшләүче оешма дияр идем. Хатын-кызлар бит тик торырга өйрәнмәгән һәм, ничек кенә булмасын, без, ир-атлар, сездән башка берни эшли алмыйбыз, сез безнең ышанычыбыз да, таянычыбыз да, рәхмәт сезгә”, – диде Мирзәхләм әфәнде.

“Милләттәшләребез яшәгән һәр төбәк- кә без горурланып һәм ихтирам белән киләбез. Менә сез дә Татарстаннан якта яшәсәгез дә, татарлыкны саклыйсыз. Те­лебезне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклауга юнәлтелгән шушындый матур чаралар уздырганыгыз өчен сезгә зур рәхмәт”, – диде Рәхимә ханым сәламләү сүзендә һәм Ирина Борисовна белән Рауф Надировичка мәктәпләр өчен кита­плар, Зилә ханыма чәк-чәк тапшырды.

Рауф Надирович делегатларны округ администрациясе исеменнән котлап, оештыручыларга рәхмәт белдерде. “Ни­чек әйтмешли, бабасы татар булган түгел, оныгы татар булган кеше татар дип са­нала, без моңа омтылабыз һәм монда сезнең эшчәнлегегез, бүгенге чараның мөһимлеге бик зур, рәхмәт сезгә, хөрмәтле ханымнар”, – дип билгеләп үтте ул.

Гөлнара Рафековна да Нижгар татар­лары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәновның котлау сүзләрен җиткереп, рәхмәтләр белдерде. Зөһрә Абдуллина делегат­ларны җылы сәламләп, Зилә ханымны бүләкләде.

Агымдагы ел Россия президенты тара­фыннан Гаилә елы дип игълан ителгәнне истә тотып, быелгы җыен темасы “Ана телен саклауда гаиләнең һәм мәгариф учреждениеләренең роле” булды һәм Рәхимә ханым да үз чыгышын шушы тема буенча әзерләгән иде.

Ул 730 укучыга татар телендә белем- тәрбия бирелгән үзе җитәкчелек иткән гимназия турында кыска гына видео­презентация тәкъдим итте, аннары гимназиянең эшчәнлеге, әти-әниләр белән бар эштә дә бергә, бер фикердә булып укыту-тәрбия процессын оешты­рулары, аларның һәрчак ярдәм итәргә атлыгып торулары турында сөйләде. Аларда гаилә белән бәйле бик күп ча­ралар уздырыла икән, патриотик, милли, әхлакый тәрбиягә зур әһәмият бирелә, дүрт музейлары гына бар, Казанның иң яхшы мәктәпләре исемлегенә кертелгән. Рәхимә ханымның ярты сәгатьтән артык булган кызыклы, эчтәлекле чыгышын ту­лаем язып бетергесез, делегатлар тын да алмыйча тыңлап утырды.

Берсе кызганыч – төбәгебездә ниба­ры сигез татар авылында мәктәп калды, мәгариф бүлекләренә, шәхсән дирек­торларга автономия исеменнән хатлар җибәрелде, тик бер генә мәктәп директо­ры да, укытучылар да юк иде. Аңлыйбыз, эш күп, әмма елына бер тапкыр була тор­ган чарага берничә укытучы җибәрелсә, укыту процессы өзелмәс иде дип беләм. Нәкъ шул көнне булган өмәләрне, дәрес укытуга кагылмаган бүтән эшләрне дә кичектерергә була иде, шундый билгеле гимназия директоры белән аралашудан күп файдалы мәгълүмат алган булыр идегез. Ә болай тырышканыбыз юкка булган кебек хис калды күңелдә. Шуны гына әйтәсе килә – килмәгәннәр күпне югалтты, ә катнашучылар байтак кирәкле мәгълүмат алды дип беләм.

Кочко-Пожар балалар бакчасы милли юнәлештә нәтиҗәле эшли һәм аның мөдире Алсу Әхмәтбаева коллективы белән бик кызыклы һәм актуаль темага “Халкыбызның мирасы” дип аталган про­ект әзерләгән иде. Аның чыгышы шулай ук зур кызыксыну уятты, ул күрсәткән ди­дактик материаллар балалар бакчасында гына түгел, башлангыч мәктәпләрдә һәм мәдәният йортлары каршында эшләп килүче түгәрәкләрдә дә кулланыш та­бар дип беләм. Сүз уңаеннан, сәхнәнең милли бизәлеше дә аларның тырышлык нәтиҗәсе иде.

Әлбәттә, бүләкләүләр дә байтак булды.

Бөтендөнья татар конгрессының һәм аның каршында эшләп килүче “Ак кал­фак” оешмасының Рәхмәт хатларын Рәхимә ханым тапшырды. Бу югары бүләкләргә Алсу Әхмәтбаева, Сергач­тагы “Надежда” балигь булмаган бала­лар үзәге тәрбиячесе Галия Гришина, Татар Моклокасы мәдәният йорты ме­тодисты Гализә Кукаева, рус Пожары мәктәбе укытучысы, кочкопожарлы Аль­бина Әндәрҗанова, Пашат мәдәният йорты директоры Загирә Абдулхалеко­ва, Сафаҗай балалар бакчасы мөдире Әлфия Аймалетдинова һәм Яндавишча клубы мөдире Надирә Сәйфетдинова лаек булды.

Федераль автономиянең Рәхмәт хат­лары Камка мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Гөлнур Зиганшина, Кочко-Пожар мәдәният йорты методисты Гөлнара Мусина һәм Сафаҗай балалар бакчасы тәрбиячесе Шәмилә Айнетдино­вага тапшырылды.

Өлкә татар автономиясе исеменнән Кочко-Пожар балалар бакчасы коллекти­вы, тәрбияче Венера Фәхретдинова һәм Алсу Әхмәтбаева бүләкләнде.

Безнең “Туган як” редакциясе гамәлгә куйган “Ел хатын-кызы-2023” исеменә Гализә Кукаева лаек булды дип язган идек инде. Аңа Дипломны, махсус бүләк – милли курчакны һәм “Туган як” кален­дарен газетаның баш редакторы Олег Әндәрҗанов тапшырды. Олег Хөсәинович шулай ук делегатларны җылы сәламләп, якын киләчәктә Кочко-Пожар мәдәният йортын официаль рәвештә татарлар ком­пакт яшәгән районнарның милли үзәге итү өстендә эш алып барылуын белдерде.

Гализә ханым “Туган як” редакциясенә зур рәхмәт әйтеп, бу бүләкнең югары дәрәҗәгә ия булуын билгеләп үтте һәм татар хатын-кызының милли бизәге бул­ган “Хәситә” эшләү тәртибе белән таныш­тырды.

Зилә ханым җыен дәвамында “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеге белән таныш­тыра торды, телне саклауга зур әһәмият бирергә кирәклеге, моның һәрберебездән торганлыгын билгеләп үтте. Ләйсән Сөнәгәтова белән Ваиз Бәйрәмовның му­зыкаль чыгышлары да җыенның бер ма­тур бизәге булды.

Менә шулай матур итеп, зур оешкан­лык белән узды кунакчыл Кочко-Пожар мәдәният йортында даими прописка ал­ган VII җыеныбыз һәм төшке аш белән тәмамланды. Тукландыру чыгымнарын тулаем өлкә автономиясе үз өстенә алды. Шулай ук көне буе тәм-томнар белән чәй эчү мөмкинлеге дә булдырылган иде – Ләйсән Садекова белән мәдәният йортының җыештыручысы Камилә Сала­хетдинова башкарды бу эшне.

Авылда өлкә күләмендәге шундый зур ике чара уздырылып, җирле террито­риаль бүлекнең аларны, ни сәбәпледер, бөтенләй игътибарсыз калдыруы гына бераз сәеррәк тоелды.

Җыенның төп оештыручылары булган өлкә татар автономиясенә, өлкә “Ак кал­фак” оешмасына, Кочко-Пожар мәдәният йорты коллективына, шулай ук Казан ку­накларына зур рәхмәт, алда да шундый күңелле, файдалы чаралар була торсын дигән теләктә калабыз.

Наилә ЖИҺАНШИНА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*