tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йолалар онытылмасын
Йолалар онытылмасын

Йолалар онытылмасын

Менә тагын ел буена сагынып көткән Изге Рамазан ае да үтеп китте. Ураза ае – мөселманнарның иң матур, иң изге, иң рәхәт айларының берсе.

Безнең Муллаш авылы халкы да Уразаны көтеп, зур әзерлек белән каршы алды. Соңгы елларда руслар белән аралашып яшәсәк тә, халык динне югалтмады. Иң мөһиме: әби-бабалардан калган күркәм гореф-гадәтләр, йолалар буыннан-буынга күчеп килә. Элек-электән муллашлылар кунакны ачык йөз, хөрмәт белән кабул иткән һәм бүген дә кунакчыллыгын җуймаган.

Югары зәвык белән эшләнгән матур, төзек мәчетебез дә авылыбызны бизәп тора. Мәчет ишекләре дин-кардәшләребезгә һәрвакыт ачык. Читкә киткәннәр дә изге бәйрәмгә туган авылларына кайтып, Аллаһы йортына ашыгалар.

Ай буена сузылган Ураза аенда мәчетебездә азан тавышлары яңгырап, көндәлек намазлар укылып торды. Ә инде төнге тәравих намазлары бик күп кешене үзенә тартты. Мәчеткә йөрүче бабайлар, ир-егетләр, авылыбызның имамы Хәмзә хәзрәт Нурмөхәмәтов тырышлыгы белән дини йолаларыбызны башкардылар. Быелгы тәравих намазын кунакка кайткан Казан Югары Ислам университеты шәкерте Ибраһим хәзрәт алып барды.

Яшь кенә булуына карамастан, югары уку йортында алган дини гыйлеме, моңлы тавышы, сөйләгән вәгазьләре күңелләргә хуш килеп торды. Аңа киләчәктә дә күпләргә үрнәк булып, Ислам диненә, халыкка хезмәт итүен телибез.

Җыелган садака акчасына мәчеттә ифтар ашы уздыру күркәм йолага әверелде. Берничә ел элек мәчет ишегалдында бөтен уңайлыклары булган янкорма төзеделәр. Хәзер ифтар ашлары анда үткәрелә. Быелгы ифтарга бик күп халык җыелды, мәҗлес бик күңелле үтте. Өстәлне караучы, тәмле ашлар пешерүче: Мөнирә Сагидуллина, Урусинә Юсупова, Фәния Байчурина, Әнисә Уразумбетова, Мәдинә Хәлиуллинага ифтарда катнашучылар зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Ураза тотучылар саны елдан-ел арта бара авылда. Иң шатландырганы – яшьләребез дингә тартыла, алар үзләре белән балаларын да күркәм гадәткә өйрәтәләр.

Гаиләләре белән Ураза тотучы, ифтар ашлары үткәрүчеләр – Фәния-Шәфкать Головиннар, Лена-Альберт Кармушевлар, Эльмира-Артур, Рәшидә-Рафаэль Хәйруллиннар аларның балаларына: «Аллаһы Тәгалә Ураза тоткан әҗер савапларын күп тапкыр арттырып бирсен», – дигән теләкне җиткерделәр ифтарда катнашучылар.

Быелгы Ураза аенда хатын-кызларыбыз да бик актив булдылар. 25кә якын гүзәл затыбыз шәригать законнарына буйсынып, аерым өстәлдә догалар укып, вәгазьләр тыңлап авыз ачтылар. «Белгәнеңне кешеләргә өйрәтү зур савап», – дип язалар дини китапларда. Лариса Уразаева өйрәнгән Коръән сүрәләрен, аятьләрен сөйләп, төпле киңәшләрен биреп табынны бизәп торды. Киләчәктә дә уңышлар телибез аңа. Яшь булуына карамастан, яттан күңелгә үтеп керә торган догаларын күңелләргә җиткерә алды.

Шушы авыр көннәрдә динебезгә таянып, аңа инанып, Аллаһы Тәгаләдән дога өмет итеп, көн дә диярлек күп кенә авылдашларыбыз ифтар ашлары уздырдылар. Ифтарда катнашучылар исеменнән аларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Ураза гаетенең беренче көнендә олы мәҗлес үткәрүче Әнисә һәм Нияз Уразумбетовларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез.

Киләсе Рамазан айларын тагын шулай күркәм йоалалар, гореф-гадәтләр белән каршыларга язсын.

Фәнисә ЗИННӘТУЛЛИНА, ветеран укытучы.
Төмән районы, Муллаш авылы.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*