tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Нижгарбикә» бәйгесе – милләтебез көзгесе
«Нижгарбикә» бәйгесе – милләтебез көзгесе

«Нижгарбикә» бәйгесе – милләтебез көзгесе

Татар хатын-кызы… Ул милләтенең үткәнен яхшы белүче, әхлаклы, тәрбияле, тыйнак, шул ук вакытта үз-үзен яклау сәләтенә ия булган горур атлап йөрүче зат.

Безнең як – татарлар күпләп яшәгән төбәк буларак билгеле. Шуңа бездә милләтебезнең мәдәниятен саклауга юнәлтелгән җитди чара­лар оештырыла. Шуларның берсе – ел дәвамында көтеп ала торган “Нижгарбикә” конкурсы. Төп максаты – татар хатын-кызларының күркәм сыйфатларын, сәләтен күрсәтү, халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән бу күләмле, мөһим чара 19 апрельдә инде җиденче мәртәбә Кочко- Пожар мәдәният йортында узды.

“Нижгарбикә-2024”, традиция буларак, бишенче тапкыр шушы конкурсның чишмә башында торучыларның берсе, аңа исем уй­лап тапкан, авылының мәдәни тормышын торгызуга күп көч- тырышлыгын куйган, әмма Аллаһы язмышы белән арабыздан бик иртә китеп барган әлеге мәдәният учагының сәнгать җитәкчесе Эльвира Әхмәт кызы Мусинаның якты истәлегенә багышланды.

Бу тәкъдим 7 ел элек Эльвира белән бергә конкурсны башлап җибәрүче hәм хәзерге көндә дә аны тиешле дәрәҗәдә дәвам итүче аккалфаклылар Зилә Ардинат кызы Ахмадуллина hәм Наилә Ама­нулла кызы Жиһаншина тарафыннан кертелде hәм башкалар аны берсүзсез кабул итте.

Оештыручылар һәм катнашучылар

Конкурс өлкә татарларының реги­ональ милли-мәдәни автономиясе, татар хатын-кызларының өлкә “Ак калфак” оешмасы, Кочко-Пожар мәдәният йорты оештыруында, өлкә “Туган як”, Кызыл Октябрь округының “Сельские вести/Авы­лым хәбәрләре”, Сергач округы- ның “Сергачская жизнь” газетала­ры, “Сергач татар радиосы”ның мәгълүмати ярдәме белән узды, ә аның барышын Сергач телевиде­ниесе яктыртты.

Быелгы конкурста җиде сөйкемле, мөлаем, берсеннән- берсе уңган ханым – Дзержинск шәһәреннән Дияна Гиматдинова, Пильна округы Сафаҗай авылын­нан Алсу Хәйретдинова, Сергач округы Кочко-Пожар һәм Грибан авылларыннан Гөлнара Мусина белән Алсу Гөбәйдуллина, Түбән Новгородтан Венера Җәфәрова, Спас округы Татар Моклокасын­нан Елена Әхмәтҗанова һәм Кы­зыл Октябрь округы Уразавылдан Венера Камалетдинова катна­шырга теләк белдерде. Аларның һәрбересе алда торган сынаулар­ны горур үтеп чыгачагына ышан­ды.

Бу көнне Кочко-Пожар мәдәният йорты кырмыска оясын хәтерләтте: өлкәнең татарлар компакт яшәгән төрле округларыннан килгән катна­шучы хатын-кызлар, аларның булы­шу төркемнәре һәм җанатарлары, тамашачылар, чакырылган кунак- лар, бәйгенең элекке җиңүчеләре, татар иҗтимагый оешмалары әгъзаларының аралашуы, шатлык- лы күрешүләр бәйрәм тантанасы тудырды.

Конкурсны ачу мизгеле

“Нижгарбикә-24” бәйгесен җирле клубның үзешчәннәре башлап җибәрде – Азат Жиһаншин баянда төрле җырлардан попурри уйнады, ә бию төркеме бик матур музыкаль композиция күрсәтте.

Әлеге чараның алыштыргы­сыз алып баручысы Альбина Әндәрҗанова барча халыкны җылы сәламләп, бәйгене рәсми рәвештә ачып җибәргәч, сәхнәгә мөхтәрәм кунаклар – “Ак кал­фак” оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе, А. Алиш исемендәге гимназия директоры Рәхимә Арс­ланованы, Сергач муниципаль округы хакимиятенең мәдәният, сәнгать һәм туризм идарәсе җитәкчесе вазифаларын башка­ручы Ирина Трофимованы һәм мәрхүм Эльвираның кызы Галия Хөсәиншинаны чакырды.

“Элек-электән “бикә” дигән исем белән иң зыялы, иң зат­лы хатын-кызларга дәшкәннәр. Шушы атаманы раслап, бүгенге бәйгедә иң уңган, милли җанлы, тәвәккәл хатын-кызлар җыелган дип беләм. Татарстан башкала­сы Казаннан бик күп сәламнәр алып килеп, һәрбер катнашучы­га ихлас күңелдән уңышлар те­лим”, – диде үзенең тәбрикләү чыгышында Рәхимә ханым. Ири­на Сергеевна белән Галия ханым да бу көнне сәхнәгә чыгучы гүзәл затларга уңышлар, ә тамашачы­ларга күңелле ял һәм яхшы кәеф теләде.

Жюри

Оештыручылар тарафыннан ту­планган абруйлы жюри составында бу көнне Рәхимә ханым Арсланова, шулай ук Казан кунаклары, таныл­ган җырчы Ләйсән Сөнәгатова һәм Татарстанның атказанган артисты, виртуоз баянчы Ваис Бәйрәмов, гомерлек педагог, Татарстанның атказанган укытучысы исемен йөртүче шөбилеле Рушания Абра­химова һәм Пашат мәдәният йорты директоры Зайрә ханым Абдулхалекова эшләде, ә исәп- хисап эшләрен, һәрвакыттагы- ча, “Нижгарбикә-2016” җиңүчесе Гөлнара Нәвретдинова алып бар­ды.

Алгарак китеп әйтәсе килә, чы­гышларга бәя биреп утырганда барлыкка килгән хис-тойгыларын Рәхимә ханым түбәндәге ма­тур шигъри юлларга да салып өлгергән:

Нижгарбикә ханбикәдәй

Милләтемнең гүзәле.

Синең матурлыгың бүген

Бар җиһанны бизәрлек.

Уңган, тырыш Нижгарбикә

Сиңа тиңнәр юк бүген.

Шундый хатын-кызлар барга

Шатлана безнең күңел.

Бәйге биремнәре

Бераз чигенү ясап алгач, әле төп чараны яктыртуга күчик. Конкур­санткалар бу көнне биш биремдә үзләренең осталыкларын исбат­ларга тиеш иде. Жюри әгъзалары аларны сәхнәдә үз-үзләрен тоту культурасын, артистлык сәләтен, эмоциональлек, костюм, музыкаль бизәлеш, оригинальлек һ.б. исәпкә алып бәяләде.

Бәйгенең беренче, “Визит кар­точкасы” өлешендә, катнашучы­лар презентация фонында төрле алымнар кулланып, шигъри фор­мада, сәхнә күренеше ярдәмендә, гаилә тарихындагы әһәмиятле ва­кыйгаларны ассызыклап үзләре, гаиләләре, җан шөгыльләре белән таныштырды, шәҗәрә агачын тәкъдим итеп, буыннар хәтерендә аның мөһимлеген билгеләп үтте. “БеZ ceZнең белән” биреме кыса- ларында ханымнар СВОда катна- шучы хәрбиләргә бер ярдәм һәм файда булыр дип күңел җылысын кушып бәйләгән оекбашлар, үзләре ясаган окоп шәмнәре, шу- лай ук үзләре теккән балаклава- лар, өйдә кайнаткан шикәр һәм махсус кечкенә банкаларга туты- рып бал да китергән иде. Хәзерге заманда яулык яки тюрбан бәйләү бик популярла- шып китте. Шуңа өченче бирем “Матур итеп яулык бәйләү” дип билгеләнгән иде һәм һәрбер кат- нашучы ханым нәкъ менә үз ысу- лын кулланып, яулык бәйләүнең серләрен ачты һәм матурлык ту- дыру буенча дәрес бирде. Нинди генә хатын-кызлар бәйгесе булмасын, ул беркай- чан да диярлек иң тәмле булган “Хуҗабикә” биременнән башка узмый. Бу юлы да чыгарма бул- мады, уңган-булган, тормыш тәҗрибәсен шактый туплаган ханымнар үзләренең аш-суга осталыкларын күрсәтте, кулинар сәләтләрен ачты. Алар кәкәш- пироглар, өчпочмак, кош теле, катлама-казы, пәрәмәч һәм күптермәне телеңне йотарлык итеп пешереп кенә калмыйча, матур гына фото яки видеосюжет, шигырь, җыр-бию ярдәмендә тәкъдим итте, һәрбересе үзенә генә хас булган рецептлары бе- лән дә бүлеште. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, әлеге камыр ризык- лары һәм икенче биремдәге кул эшләнмәләре конкурсның икенче көнендә Мулинодагы госпитальдә дәваланучы хәрбиләргә илтеп тапшырылды. Тамаша кызганнан-кыза барды. Биремнәр алмашынып, ханымнар- ны сыный, ә мөхтәрәм жюри алар- га үз бәяләрен бирә торды. Бәйге җыр-моңга да бай булды. Биремнәр арасында тамашачылар үзешчән артистларның чыгышла- рына алкышлап утырды. Җырчы Ләйсән Сөнәгатованың дәртле җырлары тамашачыларның көч- ле алкышларына күмелде. Шу- лай ук танылган баянчы Ваис Бәйрәмовның төрле уен коралла- рында уйнавы, автор-башкаручы буларак матур җырлавы ямь өстенә ямь булды. Татарстан язу- чылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Рәхимә ханым Арсланованың эчтәлекле, мәгънәле шигырьләрен халык тын да алмыйча тыңлады. Ә махсус кунаклар – Сергач үзәк мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Стрекоза” балалар бию төркеменең “Туктатыгыз сугыш- ны” дигән тетрәндергеч музыкаль композициясе күп кешеләрнең күзләрен чылатты һәм уйланырга мәҗбүр итте. Ниһаять, чират соңгы, иң күңел- ле “Иҗади бирем”гә дә җитте. Катнашучы хатын-кызларның һәрбересе бу биремне дә лаек- лы ерып чыкты. Моклокалы Еле- на Әхмәтҗанова биредә “Печән чабу һәм киптерү” күренешен сәхнәлештергән, уразавыллы Ве- нера Камалетдинова кызы һәм улы белән “Әпипә”гә биеде, ә кал- ган ханымнар иҗади номер итеп җыр сайлаган иде. Шуның белән конкурс програм- масы тәмамланды. Афәрин, бәйге барышында катнашучыларның берсе дә югалып калмады, һәрбер биремдә үзен лаеклы күрсәтте: зәңгәр экраннарда ярымшәрә чы- гыш ясаган ясалма “мисс”ларың якта торсын! Безнең татар хатын- кызлары матур да, тыйнак та, зирәк тә. Бәйгене караган тамаша- чы моңа инанып, сокланып утыр- гандыр, чөнки сокланмый мөмкин дә түгел иде.

Нәтиҗәләр һәм бүләкләү

Бу көнне сәхнәдә төбәгебезнең иң яхшы, иң көчле хатын- кызлар командасы һәрьяклап үз сәләтләрен күрсәтте, шуңа жю- рига дөрес, гадел карар кабул итәргә бик үк җиңелләрдән бул- магандыр. Мондый бәйгедә кат- нашу, көч сынашу, әлбәттә, бик күп энергия, тырышлык таләп итә. Бу көнне сәхнә түренә чы- гарга тәвәккәлләгән һәрбер ха- ным, һичшиксез, җиңүче инде, ләкин конкурс шартлары буенча “Нижгарбикә” исеме тик бер катна- шучыга бирелә. Бәйге нәтиҗәләре буенча, “Үз эшенең остасы” номинациясендә Дияна Гиматдинова җиңүче дип табылды, Елена Әхмәтҗанова “Уңган хуҗабикә” исеменә лаек булды, “Иң сәләтле хатын- кыз” номинациясендә Алсу Гө- бәйдуллина җиңү яулады, Венера Җәфәрова “Иң ягымлы хатын- кыз”, Алсу Хәйретдинова “Иң зирәк хатын-кыз” номинацияләре җиңүчеләре, “Тамашачы мәхәб- бәте” исеменә Венера Камалет- динова ия булды. Ә “Нижгарбикә- 2024” исеме хаклы рәвештә Кочко-Пожар мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Гөлнара Мусинага бирелде һәм җиңүче таҗын – калфакны аңа гаиләсе исеменнән Ибраһим әфәнде ки- дерде. Катнашучыларның һәрбересенә Сергачтагы “Континент” сәүдә үзәге генераль директоры Фаил Хамзиннан чәчәк бәйләмнәре, өлкә “Ак калфак” оешмасыннан чәкчәкләр, үз номинацияләрендә Дипломнар, Түбән Новгородта яшәүче эшмәкәр Рәшит Хаса- нов, Кочко-Пожардагы “Авторе- монтсервис” җәмгыяте директо- ры Илгиз Измайлов, шулай ук Сергачта урнашкан “Гуди” сәүдә үзәге хуҗасы Рамил һәм Карина Жианшиннар, Нижгар татарла- ры конгрессы һәм өлкә татарла- ры милли-мәдәни автономиясе исеменнән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Барлык спонсорларга да авто- номия исеменнән Рәхмәт хат- лары бирелде, ә Кочко-Пожар мәдәният йортын өлкә “Ак кал- фак” оешмасы җитәкчесе Зилә Ахмадуллина термопот белән сөендерде. Җирле мәдәният йорты директо- ры Ибраһим Мусин, үз чиратын- да, һәрбер чараларда актив кат- нашучы клубның “Капелька” бию төркеме кызларын һәм өлкәнрәк үзешчәннәрен берди ак калфак- лар белән бүләкләде.

Бу көнне узган бәйге, чын мәгънәдә, милләт һәм мәдәният бәйрәменә әверелде. Барлык катнашучыларга, оештыручылар- га, иганәчеләргә халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калуга зур өлеш керткәннәре өчен чиксез рәхмәт. Клубны бәйрәмчә матур итеп бизәгәннәре, җылы итеп каршы алганнары, кунакчыллыклары, халыкны берөзлексез кайнар чәй белән тәэмин итеп торганнары өчен Кочко-Пожар мәдәният йорты коллективы хезмәткәрләре Ибраһим белән Гөлнара Му- синнарга, Азат һәм Наилә Жиһаншиннарга, тавыш операторы Рамил Хөсәиновка, җыештыручы Камилә Салахетдиновага ае- рым рәхмәт. Күпме көткән, никадәр әзерләнгән вакыйга йөрәкләрдә мәңге онытылмаслык хатирә, хисләр калдырып, берничә сәгать эчендә узды да китте. Шулай итеп, гүзәл затларыбызның оста- лыгын, матурлыгын, батырлыгын һәм уңганлыгын күрсәткән тагын бер конкурс артта калып, үзенең үзенчәлекләре һәм төсмерләре белән тарихыбыз сәхифәләренә язылды. Әлегә сау булыйк, дуслар, Аллаһы боерса, киләсе елга кабат Кочко-Пожарда “Нижгарбикә-25” бәйгесендә очрашырбыз!

Кадрия ӘНДӘРҖАНОВА.

 Илнар Садеков фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*