tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Пешлә мәктәбе уңышлары
Татар Пешлә мәктәбе уңышлары

Татар Пешлә мәктәбе уңышлары

2024 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасының Лениногорск шәһәрендәге Ш.М.Бикчурин исемен йөрткән дүртенче урта мәктәбендә икенче зона фәнни-гамәли конференциясе үткән.

Бу конференциядә Рузаевка районы Шәриф Камал исемендәге Татар Пешлә урта мәктәбе укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Спартак кызы Саляева җитәкчелегендә катнаштылар һәм түбәндәге уңышларга ирештеләр:

Өченче сыйныф укучысы Гурина Әминә, үзе иҗат иткән “Минем гаиләм” дигән шигыре белән 1 урын, ә 7сыйныф укучысы Гундина Камилә үзенең иҗат җимеше – “Яз башы” шигыре белән лауреат һәм җитәкчеләре Сания Спартаковна да беренче урын яулап, грамоталар белән бүләкләнделәр.

Бу мәктәпнең уңышлары байтак. Шулай, 2024 елның 12 апрелендә Саранскида «Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2024» дәрәҗәле Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узды.

Республиканың 15 мәгариф учреждениесе – җиде мәктәп командасы «Авыл мәктәбенең иң яхшы ашханәсе» номинациясендә, 8 команда «Шәһәр мәктәбенең иң яхшы ашханәсе» номинациясендә көч сынашты.

Призлы урынны лаеклы Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе яулады.

Конкурска алар татар милли ризыклары: токмач, азу, очпочмак, кыстыбый, киптерелгән җиләк-җимеш белән татлы плов кертелгән тематик өстәл тәкъдим иткәннәр. Конкурска тәкъдим ителгән ризыкларның һәр компоненты файдалы үзлекләргә ия, алар бергәләп витаминнар, микроэлементлар чыганагын тәшкил итә һәм көн дәвамында энергияне сак-лауга һәм үсеп килүче организмның дөрес үсешенә ярдәм итә.

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*