КФУ профессоры, татар әдәбияты галиме Хатыйп Миңнегулов XVII гасырда иҗат иткән татар шагыйре Мәүлә Колыйны бөеклеккә лаек шәхес дип атады.
“Татарның мең елдан артык язма әдәбият тарихы бар. Аның һәр чорында зур шәхесләр бар. XIII йөздә Кол Галиебез, XIV гасырда Мәхмүт Болгариыбыз, Сәиф Сараибыз, XVI йөздә Мөхәммәдьярыбыз, Кол Шәрифебез булган”, — диде Хатыйп Миңнегулов Питрәч төбәге тарихын һәм Мәүлә Колый иҗатын өйрәнүгә багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә.
Хатыйп Миңнегулов сүзләренчә, XVII гасыр татар әдәбиятында зур урынны Мәүлә Колый алып тора. Аның фикеренчә, бу йөзьеллык татар халкы өчен бик авыр – милләтнең киләчәге кыл өстендә калган чор булган.
“Моңа тикле булган күп гасырлык әдәби традицияләребезне, язма культурабызны дәвам итеп, алдагы буыннарга тапшыручы бер бөек зат бар. Ул да булса – Мәүлә Колый. Алга таба бу эстафетаны Утыз Имәни, Габделҗаббар Кандалый алып китә. Тарих контекстында караганда, Мәүлә Колый – чыннан да бөеклек исемен алырга лаек шәхес”, – диде галим.
Мәүлә Колый – шагыйрь генә түгел, ул имам да, халык хәрәкәтен оештыручы да, кешеләрне иманлы, намус, гадел яшәргә өндәгән фидакарь шәхес тә.
“Мәүлә Колый иҗаты үзәгендә кеше бөек итеп, камил итеп күренә. Аның әсәрләрендә гыйлемлелек, һөнәрлелек, ата-ананы хөрмәт итү, кыен хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү, сабырлык мактала. Мәүлә Колый кимчелекне башкалардан түгел, үзеңнән эзләргә, үзеңне камилләштерергә, башкаларга үрнәк булырга куша. Аның иҗаты гуманизм, инсаният рухы белән сугарылган”, – диде Хатыйп Миңнегулов.
Питрәч районында «Мишә елгасы үзәнлегендә кеше һәм табигать, Казан артындагы Питрәч төбәгенең тарихы. Питрәч төбәге шәхесе Мәүлә Колый: тормышы эшчәнлеге, мирасы, һәм татар халкының рухи-мәдәни тормышына керткән өлеше» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды.
Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан йөзләгән төбәк тарихын өйрәнүчеләр килде. Чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре, Татарстанның дин әһелләре дә катнашты.