tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авыл күрке булган Фазыловлар гаиләсе
Авыл күрке булган Фазыловлар гаиләсе

Авыл күрке булган Фазыловлар гаиләсе

Зөләйха Абдулла кызы Фазылова Төмән өлкәсендәге Вәчир авылында туып үсә. Мәктәпне тәмамлап Тубыл шәһәре медицина колледжында шәфкать туташы һөнәренә укып чыгу белән хастахәнәдә эшли башлый. 1983 нче елны Зөләйха классташы Искәндәр Зәкиулла улына тормышка чыга. Шәһәрдә беренче кызлары туа һәм алар яшәргә Вәчир авылына кайталар. Икесе дә күп балалы гаиләдә туып, кече вакытларыннан эшкә өйрәнеп үскәнгә авылда да эшсез булмыйлар. Зөләйха Вәчирдә фельдшер, колхозда кассир булып эшли. 2002 нче елдан авыл китапханәсенә китапханәче булып эшкә урнаша.

Яңа юнәлештә бөтен күңелен биреп эшли, семинарларда катнаша. Тормыш иптәше Искәндәр Зәкиулла улы техниканы яхшы белгәнгә колхоз “Красный промысловик” та машина йөртүче, электрик, дизелист булып хезмәт итә. Илебезнең төрле шәһәрләреннән яңа техниканы колхозга алып китерүче дә ул була. Зөләйха апаның китапханәдә эшләгәненә быел 20 ел булган. Бу эштә эшләрмен, уңышларга ирешермен, китапханәче һөнәрен яратырмын дип бәлки уйламагандыр да ул. Хезмәтенең нәтиҗәсе аны мактап сөйләрлек. Вәчир авылы халкы китапханәдә үткәрелгән чаралар белән кызыксыналар, яңа китапларны да көтеп алалар. Ул:”Авыл китапханәсендә 4436-төрле белем тармаклары буенча китаплар тупланган. 737 данә татар китаплары, 148 данә балалар өчен матур әдәбият бар. Яңа татар китапларын сирәк алабыз. Өлкә иҗтимагый оешма “Яшь буын” 2021 нче елны бүләккә Казаннан китаплар алып килеп тапшырган иде. Китап яратучылар, укучылар авылда бар әле. Укучыларны кызыксындырган китапка безнең авылда чират була.

Татар газета–журналлардан китапханәгә “Яңарыш”ны, ”Сөембикә”не, “Акчарлак”ны яздырабыз. Авылыбызда 367 кеше китапханәгә киләләр, укыйлар. Без өч авылга хезмәт күрсәтәбез. Авылда 766 кеше яши. Китапларны сораучыларга күрше авылларга да җибәрәбез. Кышын уңайрак, чөнки юл бар. Башлангыч сыйныф укытучылар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Ярдәм итүчеләргә рәхмәтләремне белдерәм. Онлайн форматтта район күләмендә узган барлык бәйгеләрдә дә катнаштык. “Муса Җәлил истәлегенә” оештырылган бәйгедә ике оныгым–Азалия белән Алсу катнашып призлы урыннар алдылар. Һәр чарада, бәйгеләрдә катнашырга тырышабыз. Балалар белән эшләү аеруча мавыктыргыч, чараларны үткәрү өчен күп әзерлек таләп итә. Китапханаче хезмәтен бик җиңел эш дип күз алдыбызга китерәбез. Замана үзгәрешләре авыл китапханәләргә, китапханәчеләрнең эшенә дә үзгәрешләр алып килде”,-ди.

Бу юнәлештә күңелен биреп, эшен яратып 20 ел эшләгән Зөләйха Абдулла кызы китапханә хезмәтендә кайнап яши. Китапханәдә күп еллар эшләгәнгә күрә ул китапларның кайда ятканын, балалар өчен матур әдәбиятның эчтәлеген дә белә. Китапханәче хезмәте катлаулы да, кызыклы да. Алар әдәбият дөньясындагы яңалыкларны белергә тиеш.

Китапханәченең төп бурычы китап укучылар белән эшләү, формулярларны тутыру да. Хәзерге вакытта китапханәчеләр компьютер, интернет белән яхшы кулланалар, электрон каталог алып барыла.

Вәчирдә даими рәвештә китап укучы өлкәннәр дә, мәктәп укучылары да бар. Кемдер әдәби әсәрләр ярата, башкалары яңа килгән газета-журналларны укыйлар. Китапханәдә авылның Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыштан кайтмаучыларга, тыл ветераннарына багышланган стенд әзерләнгән.

Фазыловлар гаиләсендә тагын бер китапханәче бар. Кызлары Зөлфирә Тубыл район китапханәсендә инде ун ел китапханәче булып эшли.

З.А.Фазылова күп мәртәбә Вәчир авыл поселениесе, Тубыл район администрациясе, Тубыл муниципаль район Думасы, Өлкә мәдәният Департаментының Рәхмәт хатлары һәм дипломнары белән бүләкләнә. Авыл халкы Зөләйха Абдулла кызын, аның тормыш иптәше Искәндәр Зәкиулла улын хөрмәт итәләр. Зөләйха апага нинди генә сораулар белән авылдашлары мөрәҗагать итсәләр дә ул ярдәмгә килә. Быел март аенда алар 60 яшь юбилейларын да билгеләп үттеләр. Тормышлары шатлык-кайгылар белән үрелеп барган гаиләгә авылдашлары көчле рухлы булырга, ике кызларының, оныкларының уңышларына шатланып яшәргә язсын дигән теләкләрен юллыйлар.

Яшьли туган мәхәббәтләрен саклап яшәгән, тәрбияле, белемле, туган илен, татар телен, туган телен белгән кызлар үстергән, бөтен эшне ярдәмләшеп, бергәләп эшләгән, бер–берләрен аңлашып, яратып авыл күрке булып яшәгән Фазыловларга алтын туйга кадәр җитәргә насыйп булсын.

Римма Умитбаева.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*