tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстандагы Нәүрүз бәйрәмендә Татарстанга багышланган күргәзмә булды
Үзбәкстандагы Нәүрүз бәйрәмендә Татарстанга багышланган күргәзмә булды

Үзбәкстандагы Нәүрүз бәйрәмендә Татарстанга багышланган күргәзмә булды

30 мартта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Айдар Ахтареев Үзбәкстанның Журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр университетында үткән Нәүрүз бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге шул турыда хәбәр итте.

Бизәлгән стендларда Яз бәйрәмен билгеләп үтүче төрки һәм фарсы телләрендә сөйләшүче халыклар мәдәнияте тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы вәкиллеге ярдәмендә оештырылган Татарстанга багышланган почмак аерым игътибарны җәлеп итте, диелә хәбәрдә.

Анда дәүләт символикасы, китаплары, милли костюмнар, сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре, татар халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын чагылдыра торган камыр ризыклары тәкъдим ителде.

Университет студентлары татар милли киемнәрендә кунакларны музыка һәм биюләр белән каршы алды, диелә хәбәрдә.

Бәйрәм кысаларында Үзбәкстанның журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр университеты ректоры Шерзодхон Кудратхужаев, Ташкент дәүләт икътисад университеты ректоры Конгратбай Шәрипов белән очрашу узды.

Югары уку йортларының ректорлары Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы вәкиле Айдар Ахтареевка Татарстан югары уку йортлары белән үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү һәм тирәнәйтү теләген җиткерде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*