tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда мөселман яшьләре Рамазан аена багышланган «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты
Казанда мөселман яшьләре Рамазан аена багышланган «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты

Казанда мөселман яшьләре Рамазан аена багышланган «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты

31нче мартта, Диния Нәзарәте бинасында мөселман яшьләре өчен якынлашып килүче Рамазан аена багышланган «MuslimQuiz» уены үткәрелде.

Чираттагы акыл көрәшендә алтышар кешедән торган 23 команда һәм 5 кешедән торган жюри әгъзалары катнашты. Шунысы игътибарга лаек, башка уеннардан аермалы буларак, акыл көрәшендә катнашу өчен Россия ислам институты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре, “Госмания” мәктәбе укучылары кушылды, Казан яшьләреннән тыш, махсус команда белән Яшел Үзән, Чистай, Әлмәт шәһәреннән дә яшьләр махсус «MuslimQuiz»га дип килделәр.

Уен «акыл һөҗүме» форматындагы 6 раундтан торды. Һәр раунд барышында командаларга махсус бланклар таратылды һәм билгеләнгән вакыт чыкканнан соң, тикшерү өчен жюри әгъзаларына тапшырылды. Уенчыларга телефоннардан файдалану рөхсәт ителмәде. Шунысын да әйтергә кирәк, һәр раундтан соң алып баручылар сорауларга дөрес җавапларны игълан иттеләр, бу исә катнашучыларны киләсе сорауларга тагын да уйлабрак, тырышыбрак җавап бирергә этәрде.

130-дан артык уенчы ике сәгать дәвамында чишкән сорауларга килгәндә, алар ислам дин гыйлемен, фикһ, сира, хәдис фәннәрен колачлады. Уенчылар Рамазан ае һәм ураза тоту буенча сорауларга җаваплар эзләде, табышмаклар, ребуслар чиште, Рамазан ае символы яшеренгән кара тартманың серен ачты. Башка уеннардан аермалы буларак, катнашучыларга танылган хәзрәтләр видеосораулар бирде, аны уенчыларга Рәфикъ Мөхәммәтшин, Зөлфәт Габдуллин, Марат Мәрданшин, Булат Мөбарәков, Рамил Гыйззәтуллин, Тимур Латыйпов җиткерде. Яшьләр үз белемнәрен тикшереп кенә калмыйча, күпләгән яңа белемнәр үзләштерделәр, бу исә аларга ныклап Рамазан аена басарга ярдәм итәчәк.

Уен нәтиҗәләре буенча, беренче урынны “Ахырзаман балалары яулады, 2нчедә – “Команда №1”, 3нчедә – “Пурумпумпум”.

Чираттагы уенны 19-20 май көннәрендә “KazanSammit – 2022” программасы кысаларында “Казан-Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә халыкара форум кунаклары өчен үткәрү көтелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*