tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Безнең мөгаллимә Казанда җиңү яулады!
Безнең мөгаллимә Казанда җиңү яулады!

Безнең мөгаллимә Казанда җиңү яулады!

Шушы көннәрдә Казанда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенрусия конкурсы узды. Бәйгедә безнең респуб­лика­ның данын Уфа райо­нының А. М. Алымов исемендәге Михайловка мәктәбе укытучысы Динара Харисова яклады. Динара Радик кызы “Баш­кортстанның ел укытучысы-2021” республика конкурсында “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” исемен яулаган иде.

“Ел укытучысы” конкурсында катнашучы һәр педагог укыткан мәктәбенә зур белем багажы белән кайта. Аны бәйге генә дип әйтмәс идем, укытучылар өчен уй-фикерләрне системалаштыру, аралашу, дуслашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы ул. Бу конкурс шунысы белән дә отышлы — ул һөнәри яктан үсәргә ярдәм итә”, — дигән иде ул чакта рес­публикабызда елның иң яхшы татар теле укытучысы.


Республикада җиңү яулаган мөгаллимә “Кызыл таң” кунагы булды, үзенең эш тәҗри­бәсе, уй-максатлары белән бүлеште. “Эш башлаганмын икән, димәк, нәтиҗәсе булырга тиеш. Бәйгедә катнашып, укытучы һөнәрен дөрес сайлаганыма тагын бер кабат инандым”, — дигән иде ул вакытта талантлы педагог. Казанга да нәкъ менә шундый уй-максатлар белән юлланган укытучыбыз республикага янә җиңү китерде. Әйтергә кирәк, Башкортстан укытучылары мәртәбәле бәйге­ләрдә ел саен, яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, алдынгы урыннар яулап кайта.

Быел бәйгенең финал этабына Русия төбәкләреннән һәм Татарстаннан унбер укытучы узган. Русия төбәкләреннән беренче урынга Башкортстаннан Динара Харисова лаек булса, Татарстаннан Казанның 116нчы лицее укытучысы Зилә Габдинова чыккан. Әйтергә кирәк, Зилә Әфтах кызы да Башкортстаннан, ул Бакалы районында туып-үскән. Хезмәт юлын Уфада укытучы булып башлаган мөгаллимәнең бүген Казанда зур җиңүләр яулавы бик сөенечле.
Икенче-өченче урыннарны Төмән өлкәсе, Чувашия Республикасы, Казан шәһәре педагоглары бүлешкән.

— Мин бу бәйгегә җитди әзерләнеп бардым. Башкортстаныбызга мәртәбәле бәйгедән җиңү китерүем белән горурланам. Зур ышаныч белән мине конкурска җибәргәннәре өчен рәхмәтлемен, — дип зур шатлыгы белән бүлеште Динара Радик кызы.

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты филология факуль­тетының татар-урыс бүлеген тәмам­лаган кичәге студентның зур уңышлары өчен остазлары да шатлана.

— Педагогия университетының — 55 һәм кафедраның 30 еллыгына Русия кү­лә­мендә бу җиңүе белән Динара Харисова үзен­чәлекле бүләк ясады. Укытучы­лары­бызның югары нәтиҗәләр күрсәтүе безнең өчен горур­лык, — ди универ­ситетның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фән­нәре докторы, профессор Илшат Насыйпов.

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенрусия бәйгесе 2016 елдан бирле үткәрелә. Бәйгедә Татарстаннан һәм Русия төбәкләреннән алдынгы татар теле укытучылары катнаша. Конкурсны Татарстанның Мә­гариф һәм фән министрлыгы оештыра.

Динара Радик кызын зур җиңүе белән кот­лыйбыз, сәламәтлек, гаилә бәхете, хезмәт уңышлары телибез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*