Самара өлкәсенең Камышлы авылының балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм тәрбиячеләр, эковолонтерлар ярдәмендә, хәрби локаль сугышларда һәлак булган сугышчылар истәлегенә “Истәлек аллеясы”на чәчәкләр һәм агачлар утырттылар.
Баланы кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерергә кирәк, дип борынгылар бик дөрес әйткәннәр. Үсә төшкәч, аны тәрбияли башларга соң була инде. Шуны истә тотып, тәрбиячеләр һәм ата-аналар балаларны яшьтән эш тәртибенә өйрәтәләр.
Менә быел нәниләрне Камышлы паркында чәчәкләр утыртырга алып килделәр. Тәрбиячеләр үсентеләрне ничек утыртырга, ничек су сибеп үстерергә кирәклеген сөйләп кенә түгел, кулларыннан тотып-тотып күрсәттеләр. Балалар да бик тырышып эшләделәр. Бакча мөдире Лалә Зәки кызы аларга һәйкәл турында да сөйләде. Яшь волонтерлар тагын паркка килергә, үзләре утырткан үсентеләрне тәрбияләргә вәгъдә иттеләр.
Шундый матур паркка ял итәргә килгән башка мәктәп укучылары һәм олыраклар да әдәпле ял итә белсәләр иде. Артларыннан чүп-чар, пластик шешәләр ташлап калдырмасалар, пыяла, металл савытларны, көнбагыш чүбен махсус урналарга салып китсәләр, икенче юлы үзләренә үк бирегә килергә рәхәтрәк булыр иде.
Чыганак: “Бердәмлек” газетасы