tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерханга сәфәр
Әстерханга сәфәр

Әстерханга сәфәр

Әстерхан – дөнья буйлап сибелгән татар халкының борынгыдан төпләнеп яшәгән җирләре. Монда XIV гасыр урталарында татар дәүләте – Әстерхан ханлыгы оешкан булган. Алар терлекчелек, яшелчә, карбыз, кавын, иген үстерү, балык тоту һ.б. белән шөгыльләнгән. Алтын Урда таркалганнан соң, татар ханлыклары бер-бер артлы рус дәүләте басымы астына эләгә. 1556 елда Әстерхан ханлыгы да шушы язмышка дучар була. Татар дигән исем астында тупланып яшәгән халкыбыз башка милләтләр белән кушыла башлый.

Май аеның соңгы көннәре – Әстерханның Җәмәле (Три протока) авылында XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узган көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе белән бергә шушы якларга юл алдык. Әстерхан белән танышуны 210 ел элек салынган Ак мәчеттән башладык. Безне Аллаһ йортының тарихы белән аның имамы Мөслим хәзрәт Юнысов таныштырды.

Аны элекке морза Нурали Урусов мәхәлләсе дип йөртелгән урында Бохара дворы татары, беренче гильдия сәүдәгәре Даут Измайлов төзеткән. Анда аңарчы ук агач мәчет булуы теркәлгән. Яңа таш мәчеттә 1889 елның августыннан Ш.Мәрҗанинең укучысы – ногай мулласы Абдул-Мәжит Абдуллин имам булып хезмәт итә. Бу тирәлек хәзер Татар бистәсе дип йөртелә. Совет хакимлеге елларында Ак мәчетне дә ябалар, манарасын кисеп төшерәләр. Бина төрле елларда күн галантереясы цехы, балалар бакчасы, тегү цехы, икмәк пешерү урыны, фанера фабрикасы булып хезмәт итә. Мәчет бинасына бик нык зыян килә, аны зурдан кубып ремонтлау сорала. Аллаһ йортын 1992 елда мөселманнарга кайтаралар. 2008 елда Әстерханга 450 ел тулуны билгеләп үткән вакытта Казан хакиме И.Метшин мәчетне реставрацияләү өчен акча бирә. Мөслим хәзрәт Юнысов, 1997 елда Казанда Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлап кайткач, шушы мәчеттә эшли башлый. Ул елларда әле мәчетнең манарасы да, михрабы да булмый. Гомумән алганда, Әстерхан шәһәренең үзендә 12 мәчет бар, аларның барысын да татарлар салган, төзелешләрдә Бохарадан килүчеләр дә катнашкан. Бер мәчет шигыйларныкы. Мәдрәсәләре дә бар. Анда 100 дән артык кеше укый. Мәчеткә гыйбәдәт кылырга йөрүчеләр күп. «Җомга намазларына хәтта керә торган коридорлар да тула. Ә инде дини бәйрәмнәребез көннәрендә ике меңгә якын кеше җыела. Әмма алар арасында татарлар аз, милләтәшләребез инде телләрен онытып бара. 20-30 яшьлекләр нигездә барысы да үзара русча гына аралаша», – ди Мөслим хәзрәт. Мәчетнең имам-хатыйбы Илһам хәзрәт Измайлов та татар милләтеннән.

Әстерхан өлкәсендә төрле елларда күренекле татар язучылары һәм җәмәгать эшлеклеләре булып киткән. Әйтик, 1910 елда «Идел» газетасы редакциясенә шагыйрь Сәгыйть Рәмиев эшкә чакырыла. Соңрак ул  икенче нәшриятка эшкә күчә. 1911 нче елда Сәгыйть Рәмиев чакыруы белән Әстерханга Г.Тукай килә, «Люкс» кунакханәсенә туктала, соңрак дусты Сәгыйтьтә кунак була. Шагыйрь бу якларга саулыгын ныгыту нияте белән юл алса да, биредә яшәүче милләттәшләребезнең рухи һәм мәдәни тормышына кушылып китә, шигърият сөючеләр белән аралаша. Әйтик, Татар бистәсендә Г.Тукайның иҗатына багышланган очрашу була. Шагыйрь биредә үз заманының танылган табибе Нариман Нариманов белән очраша. Ул аңа киңәшләр бирә. Кымыз белән исә Калмык Базары дигән авылда дәвалана. Тукай Әстерханда 29 апрельдән 6 июньгә кадәр була. Кымыз белән дәвалану аңа булышадыр, саулыгы да яхшырып киткәндәй тоела.

Бүген инде Әстерханның 74нче мәктәбе һәм аның янындагы матур, җыйнак бакча Г.Тукай исемен йөртә. Шунда ук Тукайның һәйкәле дә куелган. Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.

Әстерханда шагыйрь Һади Такташ та булган. Татар бистәсендәге Көнчыгыш клубында аның белән очрашу оештыралар. Ул төн буе сәхнәдән үзенең шигырьләрен сөйли.

1933 елда Әстерхан якларына Муса Җәлил килә. Ул шәһәр белән таныша, беренче районара алдынгы балыкчылар корылтаенда катнаша, делегатлар белән аралаша, балык промыселларына бара. Төбәкнең Киләче (Килинчи) авылына «Ялкын» журналы редакторы Шакир Фәтхуллин белән бергә килә. Җәлил ул вакытларда колхоз рәисе Ибраһим Мәхмүдов йортында туктала һәм 11 көн яши. Шагыйрьнең бу якларда булуы төбәкнең мәдәни тормышына зур вакыйга булып кереп калган, аңа кагылышлы истәлекле ядкәрләр бүген дә саклана, диләр. Еллар узгач, Ибраһим аганың оныгы Наил Бәширов «Җәлилнең Киләче җәе эзләреннән» дигән документаль очерк язган. Ул анда Салиха әбисенең Җәлил йоклаган тимер караватка берәүне дә якын җибәрмәве, хәтта үзе дә утырмавы турында яза.

Җәлил Киләче авылында урып-җыюда да катнаша, аннары колхозчыларның хезмәтен үзенең «Җиһан» поэмасында чагылдыра. Әстерханлылар пат­риот-шагыйрьнең эзләрен бүген дә кадерләп саклый. Шәһәрнең үзендә аның исемендәге урам бар, ә инде Әстерхан дәүләт университеты каршындагы бакчада Җәлилгә һәйкәл куелган. Университет бинасында Әстерхан ягы иҗатчыларына багышлап уздырылган конференциядән соң Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация һәйкәлгә чәчәкләр куйды.

Конференция барышында искәртелеп үткәнчә, Әстерхан өлкәсендә бүген 17 татар авылы исәпләнә. Һәр авылның тарихы үзенчәлекле. Татарлар төрле елларда төрле төбәкләрдән килеп урнашкан. Һәр авылда үзенең нәселе, төбәге белән кызыксынган бер-ике булса да кеше бар.

Гыйльми җыенда бу як тарихчысы Серур Мифтяева белән таныштык. Ул Әстерхан өлкәсенең Канга авылында гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укыта. Директор Елена Усманова тырышлыгы белән мәктәптә атнага бер сәгать татар теле дәресләре кертелгән. Моннан тыш атнага ике тапкыр өстәмә дәресләр дә алып барыла икән. «Балалар дәрес­кә бик теләп йөри,  «Илһамият», «Тукайга мәхәббәт илә», «Татар сүзе» кебек зур конкурсларда катнашалар», – дип сөйләде Серур ханым. Ул үзе Әстерхан җирендә тәүге татар шагыйрәләренең берсе – Газизә Сәмитова (1862-1929) иҗатын таныту, шигырьләрне төрле телләргә тәрҗемә итү буенча эш алып бара.

Бу көнне Әстерхан өлкәсенең Иске Канга (Старокучергановка) авылында Татарстан сәнгать осталары һәм коллективлары катнашында зур концерт булды. Халыкны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм өлкәнең вице-губернаторы Павел Паутов сәламләде, татар мәдәнияте үсешенә өлеш керткән өлкә активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан» бию ан­самбле, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ан­самбле, ТР халык артистлары Рөстәм Асаев, Алинә Шәрипҗанова, Рөстәм Закиров, Зәйнәп Фәрхетдинова, Гөлзада Сафиуллина һ.б. башкаруындагы җыр-биюләрне карарга исә өлкәнең барлык татар авылларыннан килгәннәр иде.

Милли киемнәрдән мәйданда басып торган ансамбль – Әстерхан өлкәсенең Линейное авылыннан килгән һәм алты ел дәвамында Рәфкать Әбделмәнов җитәкчелегендә иҗат итүче «Шатлык» фольклор ансамбле икән. Коллектив 50 ел дәвамында «Авылдашлар» исеме белән сәнгать эшчәнлеген алып барган, яңартылып җибәрелүенә алты ел. Затлы милли киемнәре Казанда тегелсә, финанслар белән район җитәкчелеге ярдәм иткән. Рәфкать әфәнде татар теленең юкка чыга баруы, балаларның телне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны белмәвенә нык борчыла. Соңгы елларда өлкәдә татар телендәге газеталар да чык­мый башлаган. Милләттәшләребезнең кимүенең төп сәбәбе – башка халыклар белән кушылу. Ә инде милләттәшләребезнең үзләренең олуг шәхесләрен зурлап, исемнәрен мәңгеләштерүе, бу якларда аларны башка халык­ларның да яхшы белүе җанга сары май булып ятты.

Сөембикә КАШАПОВА. 

Чыганак: madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*