tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенең Йолдыз авылына бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенең Йолдыз авылына бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенең Йолдыз авылына бара

6 июнь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылына барачак.

Биредә Курган өлкәсе губернаторы һәм милләттәшләребез белән очрашу, янгын булган урыннарны һәм төзекләндерү эшләрен карау планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, 8 май иртәсендә Курган өлкәсендәге татар авылы тулысынча диярлек янып бетте. Бары тик мәчет, берничә йорт, мәктәп һәм мәдәният йорты гына калды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*