tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбурда “Татар кызы – 2023” конкурсының финалы узды
Оренбурда  “Татар кызы – 2023”  конкурсының  финалы узды

Оренбурда “Татар кызы – 2023” конкурсының финалы узды

Оренбурның Региональ иҗтимагый оешма «Оренбур татар милли – мәдәни мохтарияте” белән  “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән бергәлектә  “Татар кызы “ бәйгесен инде бишенче тапкыр үткәрә.Ике ай элек башланган хәзерлек 8 районнан 9 кызны сайлап алырга мөмкинлек бирде.

Интеллектуаль бәйге, токмач кисү, хореография дәресләре, “Борыңгы татар ханымнары” – ретро фотосессия, Оренбур җирлеге шәхесләре белән танышу – барысы да сынаулар һәм тәҗрибә туплау.

Оренбурның татар утарында ретрофотосессия… Кызлар элеккеге еллар атмосферасына күмелде, үзләрен яңа рольдә сынап карады. Шул ук вакытта, милли костюмнар белән дә якыннан танышты.Милли киемнәрдә кызлар нәкъ безнең әби-бабаларыбыз вакытындагы сыман: өстәлдә керосин лампа, китаплар, кулда гармун, кызлар орчык белән йон эрли…

М.Фәйзи  исемендәге Оренбур татар драма  театры сәхнәсендә алар жюри әгъзалары һәм тамашачы каршында үз осталыкларын тагын бер кат күрсәтте.

Иң элек катнашучылар үзләре белән таныштырдылар. Замана технологияләре ярдәме белән тамашачылар аларны ишетеп кенә түгел, экрандагы видеоларны карап та, туган якларына “барып”, туганнары белән “танышып”, кызларның шөгыльләре турында да белделәр.

Конкурсантлар татар мәдәниятен заманча тәкъдим итергә тырышты.Һәркемнең үз сәләте. Кемдер оста сөйләүче, кемдер оста җырчы, кемдер биюче.

Татар халык ашлары күптөрле. Шуңа да аш-суга осталыгы конкурсында кызлар сәхнәдән үз гаиләләренең яраткан ашлары турында сөйләде.

Бәяләүчеләр – татар җәмәгатьчелеге булды. Бәйгенең төп шарты – татар телен камил белү иде.Җиңүчегә бүләк тә саллы –  хәситә белән калфак.

Беркем дә игътибарсыз  калмады. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә Оренбур өлкәсенең  татар хатын-кызлар  оешмасы “Ак калфак” җитәкчесе – Альбина Әбсәламова җирле татар эшкуарлары  әзерләгән кыйммәтле бүләкләр, дипломнар, премияләр тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе –  Кадрия Рәис кызы Идрисова  кызларга бүләкләр тапшырды, ә  Элиза Гаджиеваны  планшет  белән бүләкләде.

Җиңүче дип Сарыкташ районының Рәдүт авылы кызы, талибә – Алсу Байгильдина  танылды. Алсу Байгильдинага  тантаналы рәвештә,  Оренбур  дизайнеры – Гөлүзә Мушарапова  эшләгән затлы ташлар белән бизәлгән калфак һәм хәситә кидерделәр. Оренбур татар милли мәдәни мохтарияте  исеменнән, 50 000 сумга сертификат тапшырдылар. Әлеге бәйгедә җиңүче булып танылган Алсу Байгильдина  Халыкара «Татар кызы-2023» бәйгесенең ярымфиналында Оренбур өлкәсен тәкъдим итәчәк.

 Фирүзә Әбсәламова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*