tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гүзәл Төхвәтова Бишкәктә Габдулла Тукай музее һәм Тукай әсәрләре турында сөйләгән
Гүзәл Төхвәтова Бишкәктә Габдулла Тукай музее һәм Тукай әсәрләре турында сөйләгән

Гүзәл Төхвәтова Бишкәктә Габдулла Тукай музее һәм Тукай әсәрләре турында сөйләгән

Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова Бишкәк шәһәренең Кыргызстан Республикасы Милли тарихи музеенда «Мәгълүмати җәмгыятьтә хәтер институтлары, китап һәм уку» дип исемләнгән III халыкара конференциядә катнашкан. Конференциядә ул кунакларны Тукай әдәби музее һәм Тукайның «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре», «Күңелле сәхифәләр», «Алтын әтәч» китаплары белән таныштырган.

«Музей фондлары материалларын файдаланып, шагыйрь исән вакытта чыккан китапларын фәнни яктан яңадан бастырып чыгару галимнәр арасында зур кызыксыну уятты. Конференция эше кысаларында Кыргызстан Республикасының Милли тарихи музее, Чыңгыз Айтматов музей-йортында, «Ата-Бейит» музеенда булдык, Чыңгыз Айтматов һәйкәленә чәчәкләр салдык», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Конференциядә Татарстан Милли музее директоры Алисә Вяткина да катнашкан. «Конференциядә БДБ илләренең әйдәп баручы музее җитәкчеләре, галимнәр, Кыргызстанның төрле өлкәләренең музей белгечләре, мәдәният учреждениеләренең 150дән артык хезмәткәре, фән, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре һ.б. булды», – диде ул.

Конференциядә Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Азәрбайҗан, Беларусь, Әрмәнстан, Россия галимнәре чыгыш ясаган. «Фән, мәдәният, әдәбият эшлеклеләре музейларда, китапханәләрдә цифрлы электрон технологияләр куллану мәсьәләләре, тарихи мирас турындагы тикшеренүләре белән уртаклашты», – диде Гүзәл Төхвәтова.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*