tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һәр эшнең дә тәртибе бар
Һәр эшнең дә тәртибе бар

Һәр эшнең дә тәртибе бар

Самара өлкәсенең Камышлы авылының балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм тәрбиячеләр, эковолонтерлар яр­дәмендә, хәрби локаль сугышларда һәлак булган сугышчылар истәлегенә “Истәлек аллеясы”на чә­чәк­ләр һәм агачлар утырттылар.

Баланы кечкенәдән эш­кә өйрәтеп үстерергә кирәк, дип борынгылар бик дөрес әйткәннәр. Үсә төш­кәч, аны тәрбияли баш­ларга соң була ин­де. Шуны истә тотып, тәр­биячеләр һәм ата-аналар балаларны яшьтән эш тәр­ти­бенә өйрәтәләр.
Менә бы­ел нәниләрне Камышлы паркында чә­чәкләр утыртырга алып килделәр. Тәр­биячеләр үсентеләрне ничек утыртырга, ничек су сибеп үстерергә кирәклеген сөй­ләп кенә түгел, кулларыннан то­тып-тотып күр­сәттеләр. Балалар да бик тырышып эшләделәр. Бакча мөдире Лалә Зәки кызы аларга һәйкәл турында да сөйләде. Яшь волонтерлар тагын паркка килергә, үзләре утырткан үсентеләрне тәрбияләргә вәгъдә иттеләр.

Шундый матур паркка ял итәргә килгән башка мәктәп укучылары һәм олыраклар да әдәпле ял итә белсәләр иде. Артларыннан чүп-чар, пластик шешәләр ташлап калдырмасалар, пыяла, металл савытларны, көнбагыш чүбен махсус урналарга салып китсәләр, икенче юлы үзләренә үк бирегә килергә рәхәтрәк булыр иде.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*