19 августта «Калейдоскоп» балалар паркында «ШАЯН Тиззарядка» узды. Чараны Казан Мэриясе «ШАЯН ТВ» каналы белән берлектә үткәрде. Әлеге мастер-класс – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быел сигезенче чарасы.

«Без Казан Мэриясенең «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын һәрдаим карап, күзәтеп барабыз. Әлеге проектка кушылуыбызның сәбәбе – паркларда балалар өчен чара уздырасы килү, чөнки без нәкъ шушы балалар өчен эшлибез, алар белән бер казанда кайныйбыз. Бүген шулай балалар белән аралашып, аларга тагын да якынаеп, вакытны файдалы уздыра алуыбызга, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» девизы белән бер дулкында булуыбызга бик шатбыз», – диде «ШАЯН ТВ» каналының PR бүлеге җитәкчесе Адилә Биктимирова.
Чарада шулай ук актив катнашучы балаларга һәм аларның әти-әниләренә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
«Әлеге зарядкага махсус, белеп килдек, безгә бик ошады. Кызыбыз да, уенда катнашып, бүләк отты, миңа да бүләк эләкте. Балаларны берләштерер, татар телен саклау өчен мондый чаралар бик кирәк. Күп гаиләләрдә татарча сөйләшмиләр, ә шушындый бәйрәмнәрдә телгә аеруча игътибар бирелә», – диде катнашучы баланың әнисе Рәзилә Могыйнова.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла.