tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Краснодар крае татары Рида Колотова: Татарча спектакльләр уйнап татар телен саклыйбыз
Краснодар крае татары Рида Колотова: Татарча спектакльләр уйнап татар телен саклыйбыз

Краснодар крае татары Рида Колотова: Татарча спектакльләр уйнап татар телен саклыйбыз

Краснодар краеның «Булгар-Ка» татар җәмгыяте җитәкчесе Рида Колотова татарча спектакльләр куеп, татар телен саклап була дип саный.

«Сценарийны үзем язам, соңыннан репетиция ясыйбыз. Барлыгы дүрт спектакль куйдык. 24 кешедән торган труппа белән яңа спектакльне куймакчы булабыз. Иң мөһиме – теләк булу. Спектакльләрне куйганда артист татар телендә сөйләшергә тиеш була. Чыгыш ясар өчен кешеләр татарча сөйләмне ятлап чыгыш ясый. Шул рәвешле, телне шулай өйрәнәләр һәм онытмыйлар», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, Краснодар өлкәсендә өченче буын татарлар инде татарча белми. «Шуңа күрә дә без өлкәннәрнең оныклары да күреп үссен өчен төрле чаралар үткәрәбез. Мәсәлән, татар кызы Лиза Бадерякова кул эшләре остаханәсе үткәрә, безне милли түбәтәй, калфак, брошь, алка, төрле бизәнү әйберләрен ясарга өйрәтә. Остаханәләргә төрле милләт кешеләре килә, бигрәк тә өлкән яшьтәге татарлар бихисап», – диде ул.

«Читтә татар телен, мәдәниятен саклап калу җиңел эш түгел. Атна саен татар теле дәресләре уза. Безнең үзәктә 270ләп татар кешесе исәпләнә. Сабан туе, Каз өмәсе, Нардуган кебек бәйрәмнәрне үткәрер өчен грантлар отабыз. Безнең чараларга әрмән, рус һ.б. бик күп милләт вәкилләре рәхәтләнеп килә. Чараларда татар милли ризыкларын пешерәбез, Корбан бәйрәме, Сабан туйларында башка милләт кешеләрен чакырып, кунак итәбез», – ди ул.

Рида Колотова кул эшләре остаханәсендә өлкәннәрнең гореф-гадәтләр, төрле бәйрәмнәрне уздырган вакытларын искә төшереп сөйләүләрен әйтте. «Өлкән буын татарлар Кубаньга Татарстан һәм Башкортстаннан күченгән булган», – диде ул.

https://tatar-inform.tatar/news/krasnodar-krae-tatary-rida-kolotova-tatarca-spektakllar-uinap-tatar-telen-saklyibyz-5858793

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*