tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илсур Һадиуллин: Мәктәпләрдә «Татарстанның дәүләт теле – татар теле» предметы кертелә
Илсур Һадиуллин: Мәктәпләрдә «Татарстанның дәүләт теле – татар теле» предметы кертелә

Илсур Һадиуллин: Мәктәпләрдә «Татарстанның дәүләт теле – татар теле» предметы кертелә

2022 елның 1 сентябреннән республика мәктәпләренең уку планнарында әти-әниләрнең сайлап алуы нигезендә «Татарстан Республикасы дәүләт теле – татар теле» предметы кертеләчәк.

Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Яшел Үзәндә республика август киңәшмәсендә әйтте.

“Татар телен дәүләт теле һәм туган тел буларак укыту  агымдагы елда федераль реестрга кертелгән үрнәк белем бирү һәм эш программалары буенча оештырылачак”, – дип билгеләп узды Илсур Һадиуллин.

Министр, Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә, татар теле һәм әдәбиятыннан яңа буын дәреслекләр эшләү дәвам иткәнен әйтте.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы каршындагы Фәнни-методик совет карары белән 17 әсбап 2022 елда федераль исемлеккә кертелгән. Төп мәктәп  өчен 18 әсбап экспертизага тапшырылган.

Укытучыга ярдәм йөзеннән татар теле һәм әдәбиятыннан һәр сыйныф өчен биш юнәлеш буенча тестлар системасы эшләнгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*