12 августта Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Мирас һәм традицияләр» күргәзмәсе буенча түләүсез экскурсия узачак. Экспозициядә – атказанган рәссамнар һәм осталарның сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләре.
Күргәзмә буенча экскурсияне проектның кураторы, «Декоратив-гамәли сәнгать рәссамнарының иҗат берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасы директоры Сергей Коломийцев үткәрәчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте.
Чара 16:00 сәгатьтә башлана, алдан теркәлү өчен +7(843)567-80-43 телефоны буенча яки «Вконтакте» социаль челтәрендәге галерея берләшмәсе аша хәбәр итәргә кирәк.