tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иртәгә Болгарда ачык һавада опера күрсәтеләчәк
Иртәгә Болгарда ачык һавада опера күрсәтеләчәк

Иртәгә Болгарда ачык һавада опера күрсәтеләчәк

Ренат Харис либреттосына композитор Эльмир Низамов иҗат иткән «Кара пулат» операсын бу җомгада Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында ачык һавада күрсәтәчәкләр. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.

«Музыкаль спектакль Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан күрсәтелә. Ул тамашачылар игътибарына Болгар архитектурасы һәйкәле – Кара пулат бинасы каршында тәкъдим ителәчәк», – дип белдерделәр министрлыкта.

«Кара пулат» операсы беренче тапкыр 2015 елда Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды ярдәмендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелды.

Сюжетның нигезенә Аксак Тимер сугышчылары тарафыннан яндырып үтерелгән унике кыз турындагы татар легендасы салынган.

Яңартылган музыкаль спектакльнең режиссеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев.

Опера Татарстанның Муса Җәлил исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры аккомпанементы астында башкарылачак. Куелышта яктылык эффектлары, шулай ук 3D-maping кулланылачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*