tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа “Нур” татар дәүләт театрында иҗат составының ялдан соң беренче җыелышы узды
Уфа “Нур” татар дәүләт театрында иҗат составының ялдан соң беренче җыелышы узды

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында иҗат составының ялдан соң беренче җыелышы узды

Бүген, 11 августта, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында иҗат составының ялдан соң беренче җыелышы узды.

Театр директоры, атказанган мәдәният хезмәткәре Фирзәт Габидуллин һәм “Нур” театрының баш режиссеры, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин коллективны яңа, ХХХІ театраль сезонга аяк басулары белән котлап, уңышлар теләде.

Фирзәт Фәрит улы коллективка ике яшь актер – Винер Фәйзуллин һәм Зәринә Шәвәлиеваны тәкъдим итте. Ике артист та берничә ел дәвамында Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт театрында уңышлы эшләп, “Нур” га билгеле бер профессиональ багаж белән килде.

Шулай ук коллективка сәнгать-куелыш бүлегенең яңа мөдире тәкъдим ителде. Ул – “Нур” театрының хәвефсезлек хезмәте баш белгече Илдар Байбурин.

Фирзәт Габидуллин үз чыгышында яңа сезонның беренче яртыеллыгына планнар белән уртаклашты: яңа елга кадәр театрда өч премьера спектакле чыгару планлаштырыла. Аларның икесен театр өлкәсе корифейлары – “Нур” театрының баш режиссеры, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин һәм театрның режиссеры, БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев чыгарса, өченче спектакль өстендә “Нур” театрының әйдәп баручы артисты, “Нур” балалар театр студиясе режиссеры Марат Хәсәнов эш алып бара.

Узган иҗади сезон ябылганнан соң башланган капиталь ремонт эшләре планлы рәвештә дәвам итә. Шуңа бәйле, “Нур” театрының гадәттәгечә сентябрь аенда уза торган яңа театр сезоны ачылу тантанасы быел октябрь уртасына күчерелә. “Нур”сәхнәсендә спектакльләр күрергә күнеккән Уфа тамашачысы моны октябрьгә кадәр эшли алмаса да, аның каравы, гастрольләр һәм сәфәрләр географиясе киңәя.

«Нур» театры коллективы 11-19 сентябрьдә Чечня Республикасының башкаласы Грозный шәһәрендә узачак «Федерация» Бөтенрусия милли театрлар фестивалендә катнашырга әзерләнә.
Исегезгә төшерәбез, Экспертлар советы эше нәтиҗәләре буенча, Уфа Татар дәүләт «Нур» театрының «Фатыйма» спектакле «Федерация» фестивале афишасына кертелде. “Фатыйма” ны күрсәтү 18 сентябрьгә планлаштырылган.
Шулай ук Пермь һәм Алма-Ата шәһәрләрендә үтәчәк театр фестивальләрендә катнашу карала. Ноябрьдә шулай ук Мәскәүгә гастрольләр планлаштырыла. Гадәттәгечә, Башкортстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре буенча чыгулар булачак.

Театр директоры әйтүенчә, куелган максатлар зурдан. Уфа “Нур” татар дәүләт театрының XXXI яңа сезоны узганына караганда да нәтиҗәлерәк булсын өчен, театр хезмәткәрләренә бөтен көчкә эшлисе кала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*