tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Акмулла чишмәсе гөлләргә күмелде
Акмулла чишмәсе гөлләргә күмелде

Акмулла чишмәсе гөлләргә күмелде

Табигый мохитне күркәмләү, урман-кырларны, чишмә-күлләрне тазарту максатында, Башкортстанның төрле төбәктәрендә 6 – 14 августта өмәләр бара. Шул кысаларда татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” төбәк оешмасы уңганнары Миякә районына, мәшһүр Акмулла чишмәсенә өмәгә барды. Изгелекле гамәл Уфаның “Ихлас” мәхәлләсенең мәҗлес рәисе, Мифтахетдин Акмулла бүләге иясе Мөхәммәт Галләм ярдәме белән оештырылып, өмәчеләр иртән иртүк ике автобуста Туксанбай авылы тарафына юлланды. Диния Бурангулованың дәртле гармун моңнарына кушылып җырлаулар, ара ераклыгын якынайтып, күңелләргә канат куйды.

Тирә-юньне чүп-чардан, чыганакны басып барган куе үләннән тазартып, “Сәхибҗамал”ның Дим бистәсе бүлекчәсе җитәкчесе Римма Әминева алып килгән төрле-төрле чәчәк үсентеләрен утырткач, чишмә яны гүзәл бакчага охшап калды. Кунакчыллык күрсәтеп, авыл хакимияте хәстәрләгән төшке аш белән сыйлангач, хезмәт чәме янә куәтләнде, табигать кочагында җырлашып-биешеп алырга да форсат булды.
Өйлә намазында, Мифтахетдин Акмулла һәйкәле янында Мөхәммәт хәзрәт күренекле мәгърифәтсе шагыйрь рухына догалар багышлады, музей мөдире Миләүшә Гайнетдинова башкала кунакларын Акмулланың тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, бай экспонатларны күрсәтте.

“Сәхибҗамал”лыларның Акмулла чишмәсенә сәфәре очраклы һәм тәүгесе түгел, үткән елларда өмәләр ясалган иде. Әле дә, тамыр ныгытуларын теләп, яңа утыртылган гөлләргә саф чишмә суын сипкәндә, бу хозур төбәкне тагын килеп күрү ниятләре куелды.


Динә Морзакаева хәбәре

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*