tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Бәллүр каләм» – уртак җиңү
«Бәллүр каләм» – уртак җиңү

«Бәллүр каләм» – уртак җиңү

5 августта Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Бәллүр каләм – 2022» журналис­тика һәм масса-медиа өлкәсендәге бәйге лауреатларын бүләкләделәр. Татарстаннан читтә нәшер ителүче матбугат чаралары арасында «Туган тел» номинациясендә «Яңарыш» газетасы җиңү яулады.

Быел бәйгенең юбилее, ул 25 нче тапкыр уздырылды, ә «Яңарыш»ыбыз җиденче «Бәллүр каләм»гә ия булды. Бу – редакция хезмәткәрләренең генә түгел, ә газетабыз һәр өйгә барып ирешсен дип тырышып, аны яздырып таратучы милләттәшләребезнең, иҗат җимешләре белән газетаның эчтәлеген баетучы каләмдәшләребезнең, хәләл акчаларына язылып, һәр атна саен кадерле кунак кебек «Яңарыш»ыбызны көтеп алучы укучыларыбызның уртак җиңүе. Хезмәтегез өчен барчагызга да зур рәхмәт!

Җиңү шатлыгы, канәгатьләнү халәте ул – бәхетле мизгел генә. Газетабыз алга таба да Россиянең татар мәгълүматы кырында мактауга лаеклы газета булып калсын өчен барыбызга да күп көч куярга кирәк. Бигрәк тә безгә тиражыбызны саклап калу мөһим. Чөнки Удмуртиядә яшәүче татарларның бердәмлегенә, көченә шул санга карап бәя бирелә. Бүгенге көндә киләсе ел өчен матбугатка язылу бара һәм үзен татар дип санаган һәркем «Яңарыш»ка язылып, көчебезне арттыруга үзеннән өлеш кертә ала.

«Яңарыш»ыбыз алга таба да һәр татар йортында көтеп алынган кунак булсын иде. Башкалар: «Татарлар – бердәм халык бит ул», – дип көнләшерлек итеп эшләргә, тиражыбызны саклап калырга гына түгел, ә арттырырга язсын.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*