tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәте авыр булса да, ризыгы тәмле
Хезмәте авыр булса да, ризыгы тәмле

Хезмәте авыр булса да, ризыгы тәмле

Түбән Новгород өлкәсенең Пильна төбәге – аграр район, элек-электән үк бу җирләрдә иген үстергәннәр, терлек тотканнар, кош-корт үрчеткәннәр. Иң авыр чорларда да җир халыкны тукландырган, үлемнән саклап калган.

Заманалар үзгәрде, еллар узган саен авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлек итүнең төрле формалары барлыкка килә. Бүгенге көндә бу өлкәдә күмәк, крестьян-фермерчылык, шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары киң эшчәнлек җәелдереп, уңышлы гына алга бара. Дөрес, терлекчелек тармагының һәр көне тыңгысыз, булганга күрә, бу өлкәдә эшләүчеләр өчен бәйрәм көне дә, ял көне дә юк.

Сафаҗайда яшәүче Вафа һәм Фаилә Сулимановлар озак еллар инде үз шәхси хуҗалыкларында терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Хәзерге вакытта алар 30 баш төрле токымлы сыер, ике дистәдән артык үгез, шул ук күләмдә сарык һәм санып та бетергесез кош-корт үрчетәләр, атлары да бар. Шәхси хуҗалыкларын бернинди дә дәүләт ярдәм чараларын кулланмыйча, үз көчләре белән алып баралар.  “Үз-үзебезгә хуҗа булып, беркем алдында исәп тотмыйча, эшли бирәбез”, – диләр алар. Бу гаиләгә туры килгән җир пайларын җирле Киров исемендәге СПК арендалый. Ул пайчылары белән вакытында санаша – печән, иген бирә, ә җитмәгәнен сатып ала Сулимановлар. Алар туарларын бай рационлы азык белән тукландырырга тырыша. Фураж белән печәннән тыш, люцерна, козлятник ашаталар, хәтта үзләре ясаган витаминлы комплекслар да бирәләр. Узган елларда Сергач шикәр завыдыннан жом да ташый булганнар, тик, комбинат бу төр азыкны пресслап, капчыкларга төреп сатарга керешкәч, шикәр чөгендере калдыклары туарлар өчен файдалы булса да, Сулимановлар анардан баш тартырга мәҗбүр булганнар, чөнки кесәгә нык суга башлаган.

Махсус белемнәре булмаса да, еллар дәверендә туплаган тәҗрибәләре аркасында туарларны төрле сырхаулардан дәваларга да өйрәнгәннәр алар. Авыл халкы да, терлекләре авырый калса, Сулимановларны чакыра икән. Уллары Казандагы ветеринария академиясендә белем ала. Укуын тәмаплап, белгеч авылда төпләнеп калыр һәм әти-әнисе башлап җибәргән авыр, ләкин бик мөһим эшне дәвам итәр дип, өметләнәләр алар.

Әлбәттә, терлекчелек җиңел кәсеп түгел. Шуңа да Сулимановлар үз тормышлары белән тулаем канәгать. Эшчәнлекләре аларга мул, имин яшәргә мөмкинлек бирә.

– Эшчәнлегебез барышында быел беренче тапкыр сыерларыбыз иртә салдырды, шуңа, башка еллар белән чагыштырганда, савым күләме дә азрак. Бәлки, һава торышы ярамагандыр, бәлки азык туклыклыгы җитмәгәндер, сәбәбе билгесез. Аллаһы бирсә, март аенда сыерларыбыз бозаулый башлар, – ди Фаилә ханым.

Бу шәхси хуҗалык тәүлеккә 300 литр сөт җитештерә. Продукцияне гаилә башлыгы үз районнарындагы Медяна авылында урнашкан сөт җыю пунктына ташый.

– Берничә ел сөтне Сеченга илтә идем, хәзер, ике сумга юньгәрәк алсалар да, Медянага бирәм. Юл чыгымнарын исәпкә алсак, табышлырак чыга. Бүгенгә сөтнең һәр литрын 24 сумга алалар, кызганычка каршы, марттан хаклар берничә сумга төшәчәк, – ди Вафа ага.

Язма геройлары ике дистәдән артык үгез симертеп иткә чалалар. Продукцияне җирле эшмәкәрләргә бирәләр. Авылда туар чалучы махсус бригада да бар икән, акчаңны гына түлә. Әңгәмәдәшләрем сүзе буенча, терлекчелек – табышлы шөгыль. Хәзерге заманда азык кайгырту, җитештергән продукцияңне сату проблемалары бөтенләй юк диярлек. Иренмичә эшләргә генә кирәк, диләр тәҗрибәле терлекчеләр.

– “Тырышкан, ташка кадак каккан” диләр. Озак еллар инде терлек асрап көн күрәбез. Эшчәнлегебез безгә балалар тәрбияләп, аларны олы тормышка чыгарырга ярдәм итте. Хәзер дә аларга гел булышып торабыз. Ике кызыбыз медицина өлкәсендә – Ләйлә Чебаксар, ә Алсу Сергач хастаханәләрендә эшлиләр, улыбыз Ваһит, әйткәнебезчә Татарстан башкаласында терлек табибы нечкәлекләрен үзләштерә. Киявебез Илдар да югары квалификацияле, танылган врач – Чебаксарның престижлы бер хастаханәсендә баш табип булып эшли. Бер ел инде кызыл зонада ковидлы сырхауларны дәвалый. Ярдәм сорап килгән сафаҗайлыларны  да, башка авыллар халкын да кайтармый, булыша. Шул көннәрдә Россия президенты Владимир Путин аңа тантаналы  рәвештә Рәхмәт хаты тапшырды.

Бүген иренмәгән кешегә авылда да яшәргә әйбәт. Әлбәттә, бу кәсеп җиңел түгел. Шуңа күрә, авылда калырга карар кылганча, улыбызга җентекләп уйларга тәкъдим итәбез. Икенче яктан карасаң, кая соң җиңел?! Шәһәрдә дә төннән төнгә эшлиләр. Аеруча соңгы елларда авыр диләр анда, эшләр кысылды, түләү юк. Нигә туган нигезеңдә рәхәтләнеп эшләп яшәмәскә?! Элек бер сыер, бер бозау, ике куйдан күбрәк туар асрый алмый идең, ә хәзер, Аллаһының рәхмәте, телисең икән, бер көтү терлек тот. Иң мөһиме – җиң сызганып эшли бирергә, хезмәтеңне яратырга кирәк. Һәр эшнеке кебек үк, терлек асрауның да мәшәкате бар. Безнең авыл халкы тоташ тулаем диярлек туар тота, шулай көн күрә. Кем сөт җитештерә, күбесе ит сата, атлар асрап, казы тутыручылар да аз түгел. Кош-корт та күпләп үрчетәләр. Үзең өйдә, эшең көйдә. Бездә тырыш, эшчән халык яши. Шуны да әйтергә кирәк, соңгы елларда кайбер яшьләр авылга кайта башлады, – диләр Сафаҗайның тәҗрибәле терлекчеләре.

Сулимановлар гомер буе терлекчелек белән шөгыльләнә, аеруча иткә үгезләр асрый. Ә 2006 елда, сөт хакы арткач, сыерлар санын үстерергә карар кыла. Моңа кадәр алар хуҗалыгында өч сыер гына була. Рус авылларыннан сатып алалар, таналар үстерәләр. Баштагы елларда ике дистәгә якын сыерны ирле-хатынлы күл белән сава булганнар. Тора бара алтын куллы Вафа ага бу процессны механизацияләштерә: саву аппаратлары булдыра, торбалар сузып, үзкуллап сөтүткәргеч ясый. Хәзерге вакытта 60 баш туарга исәпләнгән терлек каралтысында барлык уңайлыклар тудырылган.

– Эшчәнлек барышында Чуваш Республикасына еш барырга туры килә иде. Я юнь хакка азык, я иген, я туарлар китерә идем бу регионнан. Күп йөргәч, танышларым арта барды. Кинәттән, бер фермерым хуҗалыгының бетүе турында ишеттем. Шушы КФХдан, буш тиенгә диярлек, савым аппаратлары, сөт савытлары һәм терлекчелек өчен кирәк булган башка җиһазлар алдым. Бүгенгә хуҗалыкта печән рулоннарын күтәрергә сәләтле агрегат (кун) белән коралланган МТЗ – 82 тракторы, ГАЗ – 66, ГАЗ – 53, ГАЗель автомашиналары бар. Сука, чәчкеч, тырма һәм башка тагылма җиһазларда бар иде, аларны, кирәкләре булмагач, саттым, – ди Вафа ага.

Сулимановлар менә дигән бакчачылар да. Парникларында һәм ачык туфракта яшельчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Алардан төрле тозланмалар, компотлар, вареньелар ясыйлар. Югарыда язганымча атаклы терлекчеләр күпләп кош-корт та үрчетә. Чебешләр, үрдәк-каз балларын инкубаторларда оста хуҗабикә кыш айларында ук үстерә башлый. Быел, мәсәлән, йөздән артык үрдәк һәм индоутка, ярты йөзгә якын каз, санап та бетергесез тавык үрчеткәннәр.

Эшкә батыр Сулимановлар күңелле ял итә дә беләләр. Вафа ага гармунда уйный, ә аның җан юлдашы Фаилә ханым матур иттереп моңлы җырлар башкара. Уллары Ваһит әти-әнисе кебек ук музыка ярата: җырлый һәм бии, гармунда һәм гитарада уйный.

Гомумән, Пильна татарлары оештырган аграр предприятиеләр, шәхси хуҗалыклар үз көннәрен үзләре күреп, басу-кырларыбызны эре инвесторлар кулына тапшырмыйча, зур осталык һәм җаваплылык белән эшләүләре, күркәм хезмәт үрләрен яулаулары – нижгар төбәгенең өстенлекле ягы булып тора. “Хезмәте авыр булса да, ризыгы тәмле” ди халык. Мичтә пешкән икмәк, сөт, ит-май өстәлләрдә урын алганчы күпме юл үтә, күпме маңгай тире тама? Аларны җитештерүче авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган һәр хезмәткәрнең, шул исәптә Вафа һәм Фаилә Сулимановларның да урыны мактау тактасында булырлык.

Ринат СӨННӘТОВ

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*