tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин ХМАО мөфтие Таһир хәзрәт Саматов белән очрашты
Камил хәзрәт Сәмигуллин ХМАО мөфтие Таһир хәзрәт Саматов белән очрашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин ХМАО мөфтие Таһир хәзрәт Саматов белән очрашты

Җөмәдәл-ахыр аеның 27-нче көнендә (9-нчы февральдә), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мәртәбәле кунак булып китте: мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Ханты-Манси автоном төбәк мөфтие ТаҺир хәзрәт Саматовны кабул итте. Очрашу дәвамында ике төбәк мөселманнар башлыклары үз җирлекләрендә ислам үсешенең төп юнәлешләре хакында сөйләде, Ислам әһелләре һәм өммәт алдында торган мәсьәләләрне һәм мөфтиятләр алдында торган уртак мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Таһир хәзрәт Саматов ХМАО мөфтиятенә тапшырылган Коръәннең татар телендәге “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмалары өчен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде. 500 данә китап биредә яшәүче милләттәшләребезгә, милли һәм дини оешмаларга таратылды.

Таһир хәзрәт Саматов шулай ук Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрияты белән хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәрен җиткерде, көн дә кирәкле догалар китабын бастыру буенча фикерләште. Таһир хәзрәт мәчетләр төзелеше һәм ХМАО мөфтиятенең киләчәккә планнары белән таныштырды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*