tatruen
Баш бит / Яңалыклар /    Шигърияткә мәхәббәт
   Шигърияткә мәхәббәт

   Шигърияткә мәхәббәт

“Татар сүзе”республикакүләм бәйгедә Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгенең “Яшьлеккә сәяхәт” ветераннар ансамбле әгъзалары Сөнгатулла Бекенин, Римма Шәрипова (җитәкчеләре Роза Яхина) Татарстан Республикасында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырган “Татар сүзе” конкурсында катнашып, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсъәләләре комиссиясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Тубылның шигырь яратучы нәфис сүз осталары үзләренең чыгышларын видеога төшереп бәйгегә җибәрәләр. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән 4000нән артык катнашучы татар теленә, әдәбиятына, шигърияткә мәхәббәтләрен үзләренең чыгышларында күрсәтәләр. “Татар сүзе” бәйгесендә чит илләрдән дә катнашучыларның булганы, шигырь яратучыларны, татар әдәбияты белән кызыксынучыларны берләштерә.

Тубыл шәһәренең ветеран укытучылары, ансамбльнең җырчылары татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен популярлаштыру максаты белән үткәрелгән бәйгедә теләп катнашалар. Римма Шәрипова Шәйхи Маннурның “Яхшы бел“ шигырен, Сөнгатулла Бекенин үзе иҗат иткән “Телне саклау шартлары” шигырен сөйли. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, онлайн форматта узган бәйгегә быел сәхнәләрдә аларның чыгышларын төшереп, көйгә салып җибәрергә мөмкинлек булмады. Татар теленә, шигърияткә булган соклану хисләрен шигырьләр аркылы тамашачыларына җиткергән шәһәребезнең нәфис сүз осталары өлкә, шәһәр күләмендә, 2020 нчы елны Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Әниемнең җылы кочагы» бәйгесендә беренче, икенче урыннарны алганнар иде.

“Татар сүзе” бәйгесе турында Сөнгатулла Бекенин:”Татар телен, әдәбиятны укып үскән буын без. Мондый бәйгеләр яшьләрдә татар әдәбиятына, дөньякүләм танылган шагыйрьләрнең, язучыларның иҗатына кызыксыну уятыр. Бәйгедә җирле шагыйрьләрнең катнашулары да мөһим. Без иҗат иткән шигырьләребез аркылы яшь буында татар теленә хөрмәт тәрбиялибез,”-диде. Римма Шәрипова:”Халкыбыз өчен үткәрелгән кирәкле эшләрдән читтә калырга ярамый. Төрле төбәкләрдә яшәсәк тә, без бер халык. Конкурста дикциягә, милли костюмнарга, сөйләмнең төзеклегенә, сәхнә осталыгына да бәя биргәннәр. Без өйдә үз көчебез белән видеога төшереп җибәргән иҗади чыгышыбыз өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнүебезгә шатбыз. Киләчәктә оештырылган бәйгеләрдә дә катнашырга ниятлибез. Бәйгеләрдә катнашу үзеңә ышану көчен бирә, шигърияткә мәхәббәт арта,”-дип шатлыклы яңалыклары белән уртаклашты. “Татар сүзе” бәйгесендә катнашкан шигырь яратучы күпкырлы талант ияләренең күплеге халкыбызның киләчәге барлыгын да күрсәтә.

Римма Умитбаева.

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*