tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хисле күңел
Хисле күңел

Хисле күңел

Һәр авылның үзенә күрә күркәм кешеләре була, Түбән Шөн авылында шундыйларның берсе – Винира Мөхәррәм кызы Закирова. Аның белән төрле мәдәни чараларда берничә тапкыр очрашканым бар иде, шул чакларда ул мөлаем йөзе һәм үзе иҗат иткән шигырьләре белән күңелемә кереп калды.

Бик кадерле

Менә мин Винира апаның капка төбендә. Капкадагы кыңгырау төймәсенә бастым да, көтәм. Ул ара өй туры бакчасындагы чәчәкләргә күзем төште. Бакча инде җыештырылган, әмма көз кырыслыгына карамый әле дә чәчәк атып утыра торганнары бар һәм алар бик күп. Винира ханым, гомумән, гөлләр ярата торган кеше булып чыкты, аның тәрәзә төбе гөлләре дә бихисап күп.

Кыңгырау төймәсенә бастым, көтәм, чөнки, гадәттә өйдән кем дә булса чыгып ача капканы, әмма  ул өйдән генә ачыла торган капка булып чыкты. Улы Илгиз, әнисенә җайлы булсын дип, өй эченә капка ача торган видеосистема куйган икән.  Капка төбендә кем басып торганы да күренә, кертәм дисәң, төймәсенә генә басып капкаңны ачасың. Мин,  Винира апа балалары өчен, бик кадерле кеше икән дип уйлап куйдым.

Бүгенге көндә ул үзе генә яши, хәер, гел ялгызы да түгел, ишектән, минем белән ияреп, ак тәпиле кара песи дә керде. Ул да гади песи булмады ахры, чит кеше булганлыктан, мине күзәтергә дип керде дип аңладым. Башта, Мартин исемле икән ул, сиңа ышанырга буламы дигәндәй, миннән күзләрен алмый күзәтте, аннан килеп сырпаланып та алды. Мин үзем песиләрне бик яратам, әллә шуны сизде инде, безнең белән бераз утырды да, кире ишегалдына чыгарга сорый башлады.

41 нче ел баласы

Винира ханым 1941 ел баласы. Сахалинда туган. Әтисе Мөхәррәм тумышы белән Кукмара районыннан, язмыш җилләре сугыш чыгар алдыннан Сахалинга китергән була. Винира апа аны хәрбирәк кеше булган диде. Анда яшәгәндә аларга шул ук Кукмара районы Янсыбы авылы чыгышлы Галиәхмәт дигән егет  килеп йөргән. Сугыш хәбәре ирешкәч, әтисе әлеге егеткә гаиләмне ташлама, ничек тә туган илгә кайтарып җибәрү ягын кайгырт,  дип үтенә. 19 октябрьдә Мөнәвәрбикә кыз бала таба, Винира исеме куша. Якташына гаиләңне кайгыртырмын дип сүз биргән Галиәхмәт ничек итсә итә, имчәк балалы яшь хатынны материкка баручы корабка утыртып җибәрә. Корабта сугышка китәсе атлар була. Нәни Винираны исә әнисе чемоданга салып кулына ала.

– Әни ай ярым чыктык дип сөйли иде, мине исән калмас дип бик кайгырган. Әти мине күрә алмады, 1944 елда сугышта һәлак була, – боларны сөйләгәндә Винира апаның күз карашлары бик моңсуланды. – Галиәхмәт дигән егет сугыштан 1947 елда Янсыбыга исән-сау әйләнеп кайта, ул вакытта әни шул авылда балалар бакчасы мөдире булып эшли. Күпмедер вакыттан ул минем әнигә өйләнә. Мин Адай авылында әби белән үстем, Галиәхмәт әти безнең өчен зур терәк булды. Әни озын гомерле булмады, яшьли үлде.

Сагынып яшәү

Түбән Шөнгә Винира апа 1962 елда килен булып төшә. Ире Тәлгать белән матур гомер кичерәләр, ике бала үстерәләр. Тәлгать ага вафат инде, Винира апа аны сагынып яши.

– Кияүгә чыкканда Поляныда автобуста кондуктор булып эшли идем, дек-рет ялына хәтле ул эштән китмәдем. Түбән Шөндә исә, 1974 елга хәтле интернат мәктәптә пешекче булып кердем. Аннан ике ел колхозда эшләп йөрдем дә, 1978 елны үзебездәге быткомбинатка кабул итеп алучы булып урнаштым. Пенсиягә 1996 елда чыктым, алай да тагын ике ел эшләдем. Пенсия алдыннан эш стажын барларга кирәк бит, яшь чактагыларын табырга дип Адайга киттем. Мәктәп елларында эшләгәннәрнең барысын да, бер генә сәгатен дә калдырмый язып барганнар икән. Алар үзләре генә дә 2 елга җыелды. Мин моңа шаккаттым! Безне колхозда Гыйльмулла абый эшләтә иде. Мин буйга кечкенә. Берсендә хатыннарның урак урган җирләрен үлчәргә куйды. Үлчи торган таякка буй җитми, Гыйльмулла абый миңа, җайлы булсын дип, кырыена тоткыч ясап бирде. Менә шундый бөртекләп кайгыртучы яхшы кеше иде ул.

Җитәкләп алып килде

Винира апа үз гомерендә Гыйльмулла абый үзенә яхшылык кылган кешеләрнең берсен дә онытмый. Аңа биш операция кичерергә туры килә. Ул вакытларда Нократ Аланында эшләгән табиблардан хирург Тукаевны бик яхшы кеше иде дип искә алды һәм тагын бер табибны рәхмәт әйтеп искә алды.

– Берсендә хәлем авырайды, ятарга салмыйлар. Хастаханәнең элекке баш табибы, хирург-онколог Вологжанинның яше җитеп, инде эштән китеп, түләүле кабул иткән чагы. Аптырагач, аңа бардым. Ул миңа срочно госпитализация кирәк дип, үзенә ияртеп хастаханәгә алып китте, җи-тәкләп табиб кабинетына алып керде. Шундук салдылар.

Ул кияү

Винира ападан аларга туган тиешле татар халкының танылган язучысы Эдуарт Касыймов турында сорашмый булдыра алмадым.

– Туган дип, мин бу нәселнең килене, ул шушы нәселгә кияү тиешле кеше иде. Ирем Тәлгатьнең әнисе Газизә белән Эдуард Касыймовның җәмәгате Ли-

лиянең әнисе Мөгәллимә бертуганнар. Лилиянең әтисе Түбән Шөн мәктәбенең данлыклы укытучысы Миндрахман абый иде. Эдуард иртә китте ул… Ул бит Түбән Шөн мәктәбендә бер ел укытты, әнисе Малмыжда яши иде бугай. Безнең авылга кайтып йөрде, балыкка йөрергә бик ярата иде. Олылар белән олыларча, кече белән кечеләрчә сөйләшә белде, аны бөтен кеше бик хөрмәт итте. Эдуард Касыймов турында

Лилиянең туганнары күб-рәк мәгълүмат бирер, алар белән очрашырга кирәк сезгә, – дип Винира апа киңәш итте һәм Лилия ханымның әнисе мөгәллимә апа да бик яхшы кеше иде дип өстәде.

Үземчә рәхәт

Винира апа, күп сөйләштек инде дип, чәйгә чакырды. Безнең халык шундый бит инде, эш буенча дип килсәм дә, чәй дип кыстамый калмыйлар. Ул табын әзерләгәндә мин аның өй эчен күзәттем. Тәрәзә  төпләрендә дә, идәндә дә чүлмәк белән гөлләр утыра. Балалары әниләре тормышын мөмкин булганча җайлаганнар.

– Гел, әни, алай итик, болай итик дип торалар, тимәгез дим, миңа үземчә рәхәт, дим. Бик рәхәт бит тормышлар. Күршемдә генә сыер тоталар, сөт, эремчек кебекләрне алардан алам. Кызым Эльмира Чаллыда яши, улым Илгиз Поляныда. Киленем Мәгърифәдән бик уңдым. Бер генә дә тавыш күтәреп эндәшкәне юк. Киленнән уңу бик зур бәхет бит, кайберәүләр әни, әнкәй түгел, әкәй дип тә эндәшми бит…

Мине Винира апаның ничек итеп шигырьләр яза башлавы бик кызыксындыра иде, әкренләп сүзне шуңа бордым. Аның Урта Шөнгә багышлап язган шигыренә мәдәният хезмәткәре Альберт Хәлимов көй дә язган.

– Ирем вафатыннан соң яза башладым. Ялгыз калгач, юксыну-сагынулардан әллә ниләр уйлыйсың икән, башка шигъри юллар килә башлады. Шигырьләремне китап итеп тә чыгардылар инде. Анда Тәлгатемне сагыну тупланды.

Винира апаның үзендә язган шигырьләре калмаган булып чыкты. Бер өлешен оныгы Алинә алып китсә, икенче өлеше Урта Шөндәге Фәрит әфәнде Закировта икән. Фәрит әфәнде үзе дә бик матур, мәгънәле шигырьләр яза, җирле шагыйрьләр иҗатын бер китап итеп бастырмакчы икән.

– Шигырьләремне хәтердән беләм, укыйммы?

Винира апа бу сүзләре белән мине шаккатырды.

– Уку гына түгел, мин аларны язып та алам! – дидем мин сөенеп.

Шәмсия Хәлимова,

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*