tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Тверь өлкәсе делегациясе белән очрашу узды
Бөтендөнья татар конгрессында Тверь өлкәсе делегациясе белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессында Тверь өлкәсе делегациясе белән очрашу узды

4 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессында “Россия тынычлык фонды” Халыкара фонды идарәсе рәисе, Тверь өлкәсе Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Сергей Рогозин җитәкчелегендәге Тверь өлкәсе делегациясе белән очрашу узды.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов сәламләде. Ул Бөтендөнья татар конгрессы структурасы һәм гамәлдәге проектлар турында сөйләде.

Очрашу ахырында алар истәлекле бүләкләр бирделәр һәм рухи һәм алга таба нәтиҗәле хезмәттәшлек турында килештеләр. Мондый очрашулар уртак эшчәнлек өчен ышанычлы нигез булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*