1-6 декабрьдә Кариев театрында икенче тапкыр «Һөнәр» дип исемләнгән XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узачак. Фестивальне оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Театр әһелләре берлеге.
⠀
Искәртеп үтәбез, беренче тапкыр әлеге фестиваль Казанда 2009 елда Г.Камал театры инициативасы белән уздырлды. Узган ел эстафета Кариев театрына тапшырылды.
Фестиваль максаты – яшь режиссерларга профессиональ мохит тудыру, аларның иҗатын киңкатлам тамашачыга җиткерү, театрлар белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итү. Бүгенге көндә Сахалин, Уфа, Салават шәһәре, Әлмәт, Әтнә, Буа, Чаллы, Түбән-Камадан һәм Казан театрларыннан гаризалар килде.