tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Һөнәр» яшь режиссура фестивале быел 1 – 6 декабрьдә узачак
«Һөнәр» яшь режиссура фестивале быел 1 – 6 декабрьдә узачак

«Һөнәр» яшь режиссура фестивале быел 1 – 6 декабрьдә узачак

1-6 декабрьдә Кариев театрында  икенче тапкыр «Һөнәр» дип исемләнгән XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узачак. Фестивальне оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Театр әһелләре берлеге.



Искәртеп үтәбез, беренче тапкыр әлеге фестиваль Казанда 2009 елда Г.Камал театры  инициативасы белән уздырлды. Узган ел эстафета Кариев театрына тапшырылды.

Фестиваль максаты – яшь режиссерларга профессиональ мохит тудыру, аларның иҗатын киңкатлам тамашачыга җиткерү, театрлар белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итү. Бүгенге көндә Сахалин, Уфа, Салават шәһәре, Әлмәт, Әтнә, Буа, Чаллы, Түбән-Камадан һәм Казан театрларыннан гаризалар килде.

karievteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*