tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлфирә Бәдретдинова: “Бу – милләтне саклау һәм үстерү турындагы җитди документ дип саныйм”
Гөлфирә Бәдретдинова: “Бу – милләтне саклау һәм үстерү турындагы җитди документ дип саныйм”

Гөлфирә Бәдретдинова: “Бу – милләтне саклау һәм үстерү турындагы җитди документ дип саныйм”

Коми республикасының Усинск шәһәрендәге “Болгар” милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Гөлфирә Бәдретдинова:

Без-бөтен дөньяга сибелгән татарлар, Татарстаныбызның уңышларына чын күңелдән сөенеп, горурланып яшибез. Мин “Милләт җыены”нда үзем дә катнаштым һәм Стратегияне кабул итү өчен тавыш бирдем.

Бу – милләтне саклау һәм үстерү турындагы җитди документ дип саныйм. Татар авылларын, аларның инфраструктураларын үстерергә, заманча балалар бакчалары, мәктәпләр төзүгә игътибарны, һичшиксез, арттырырга кирәк. Авылны белгечләр белән тәэмин итү мәсьәләсе дә көн кадагында булырга тиеш. Моның өчен яшьләр белән эшләүне арттыру мөһим. Гаиләдә милли йолаларыбызга, гореф-гадәтләребезгә  игътибар итәргә.

Гамәл Стратегиясенә татар милләтен саклауга кагылышлы барлык юнәлешләр дә билгеләнгән, минемчә. Аны тормышка ашыруда, без-читтә яшәүче татарлар да, хәлдән килгәнчә үз өлешебезне кертергә тиеш. Документны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та хуплады.

Коми Республикасында яшәүче барлык татарлар исеменнән, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли  Шура рәисе Васил Шәйхразыевка зур рәхмәтебезне җиткерәбез.                           

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*