Беренче салкыннар төшү белән авылларда каз-үрдәк өмәләре башланды. Өмәләрнең аерылгысыз атрибуты ул – каурый йоны, каз мамыгы. Аннан халкыбыз затлы мендәрләр ясый.
Халкыбыз йокы ястык сорамый, дисә дә, татлы йокы өчен йомшак ястык-мендәр кирәк шул баш астына. Иртән әбиемнең мичтә пешергән коймак исенә уянып, суынырга өлгергән өйдә чумып йоклаган җылы ястык-түшәк эченнән торып чыгасы килмичә иркәләнеп яткан чакларым бар иде. Ә шул түшәк-мендәрләрне ясау өчен күпме хезмәт, күпме каз мамыгы кирәк булуы турында бала акылы белән уйлап та каралмаган.
Баксаң, бу кадәр урын-җирне әзерләү килен бирнәсеннән үк башлана бит! Ә мендәр үзе генә дә әллә ничә төрле була. Аны баш астына гына түгел, утырыр урын йомшак булсынга да кулланалар. Эченә йон, салам, печән, мүк, карабодай кабыгы һ.б. салып ясыйлар. Бирнәгә каз мамыгы, йоны тутырып ясалган зур озынча мендәрләр – ястыклар да әзерләнгән. Ул бер яисә икәү булган. Беренчесе яшь гаилә ятагы өчен булса, икенчесе ерак юлга чыкканда ат чанасына яисә арбага салырга дип ясалган. Ястык янына түшәк тә булган. Ул озынча итеп эшләнгән, аска салып йоклау өчен кулланылган.
Гөлназ Җәлилова
Чыганак: muslumirc.ru