tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Фәнир Галимовка 70 яшь

ВИДЕО: Фәнир Галимовка 70 яшь

Бүген, 10 ноябрь көнне, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты, «Русиянең татар авыллары ассоциациясе» Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы рәисе, җәмәгать эшлеклесе һәм композитор, милләтебезнең йөзек кашы Фәнир Галимов күркәм гомер бәйрәмен – 70 яшьлек юбилеен билгели.

Ул 1953 елда Туймазы районы Төмәнәк авылында дөньяга килеп, бүгенге көндә дә шунда гомер итә. Аны Башкортстанда һәм Татарстанда иҗат кешесе генә түгел, ә милли җанлы, милләтне үстерүгә сүз белән генә түгел, эше белән дә көч куючы шәхес дип беләләр.

Фәнир Гыйлметдин улы башлангычы белән төзелгән «Бабай утары» ачык һавадагы музей-комплексы белән Төмәнәк авылы дан тота. Шулай ук, аның тырышлыгы белән 2017 елда Туймазыда “Төмәнәк” Татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге ачыла.
Фәнир Гыйлметдин улын матур гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, озын гомер, эшегездә зур уңышлар телибез.

Милләткә кылган игелек-изгелегегез үзегезгә күптән-күп артып кайтсын, Фәнир абый!

Чыганак: БРда БТК вәкиллеге

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*