tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстанның «Иртыш моңнары» ансамбле җитәкчесе: Хыялыбыз – Казан сәхнәсендә чыгыш ясау
Казахстанның «Иртыш моңнары» ансамбле җитәкчесе: Хыялыбыз – Казан сәхнәсендә чыгыш ясау

Казахстанның «Иртыш моңнары» ансамбле җитәкчесе: Хыялыбыз – Казан сәхнәсендә чыгыш ясау

Казахстанның Сәмәй шәһәрендә Татар сәнгать мәктәбенә нигез салучы профессиональ музыкант, «Иртыш моңнары» татар халык ансамбльләре җитәкчесе Габделхак Ахунҗанов төркеме белән Казанда чыгыш ясарга теләвен әйтте.

Бу хакта ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка әйтте. Милли шура рәисе бүген эш сәфәре белән Казахстанда булды. Ул каһарман-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачуда катнашты. Аннан Татар сәнгать мәктәбе белән танышты.

Җыр һәм бию ансамбле кунаклар алдында чыгыш ясады.

«Казанга килеп, гөрләтеп, концерт бирәсе килә. «Уйнагыз, гармуннар!» һәм башка төрле фестивальләрдә теләп катнашыр идек. Бу инде, ялгышмасам, ансамбльнең 5нче составы. Миңа да 72 яшь инде. Безнең Казан сәхнәсендә чыгыш ясыйсы килә. Бу безнең хыял», – дип сөйләде ул.

«Карарбыз, эшләрбез», – диде Милли шура рәисе.

Габделхак Ахунҗанов сәнгать мәктәбенә 1992 елда нигез салынуын искәртте.

«Без баштан ук Татарстан Республикасының ярдәмен тоеп яшибез. Әлеге бина өчен дә без Татарстан рәисенә рәхмәтле. 1992 елда мәктәп барлыкка килде, башта ике кеше чыкты, хәзер инде унлаган укучыны укытып чыгарабыз. Алар дөньяның төрле почмагында музыка сәнгатен пропагандалый. Мәктәбебез киләчәктә тагын да үсәр, дип уйлыйм», – диде ул.

Татар сәнгать мәктәбендә 250ләп укучы төрле халык җырларын, декоратив-гамәли сәнгатьне өйрәнә.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*