Якыннарыңны җыеп, ифтар уздыру бик саваплы гамәл. «Кем дә кем ураза тотучы кешегә ифтар кылса, аңа да ураза тотучы кешенеке кадәр савап язылыр, ә ураза тотучы кешенеке моннан бер генә дә кимемәс» дигән хәдис тә бар.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге һәм Нурлат якташлыгы рәисе Фәрид Мифтахов та әлеге хәдиснең мәгънәсен тирәнтен аңлап, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә ифтар ашы уздырды. Фәрид Фәизович әлеге мәдрәсә ректоры Ильяс Исхак улы Җиһаншин белән күптән дустанә мөнәсәбәттә динебезгә һәм туган телебезгә караган файдалы чаралар үткәрә.
Ифтар мәҗлесенә килгән кунаклар: Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин,11-13 чакырылышы Дәүләт Советы депутаты Фатыйх Сибәгатуллин, Биектау районының элеккеге башлыгы VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, “ТР ССМ Республика кан үзәге” ДАССОның баш табибы Рамил Тураев, фәннәр докторы Әнәс Лукманов, “Туфан Миңнуллин фонды” рәисе, драматург Данил Салихов, меценат Габделнур Хөсәенов, Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Харис Камалиев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, БТК Аксакаллар шурасы ,”Милләт йорты” җитәкчесе Рауф Хасанов, мөгаллим, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, язучы, шагыйрь, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Җәвит Шакиров,Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эшләр идарәчесе Идеал Айзетуллов, Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагыйзов, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының директоры Ленур Зәйнуллин, Нурлат якташлыгы вәкилләре, Көрнәле Әмзә авылы имамы Рәщит хәзрәт мәдрәсә музееның эшенә югары бәя бирделәр. Ильяс хәзрәт мәдрәсә эшчәнлеге белән таныштыргач, Фатыйх Сәүбәнович ректорга үзенең яңа басылган китапларын бүләк итте. Ифтар өстәле артында һәркем рамазан аена, дини мәҗлесләренә карата үз фикерен белдерде.
“Һәр ел саен мин дә әлеге изге айны көтеп алам, бөтен гаиләбез белән ураза тотабыз. Ураза тоткан кеше сабыр, чыдам булырга, нәфесен тыярга өйрәнә,-диде Рөстәм әфәнде Кәлимуллин.
“Әлеге ифтарны оештыручы Нурлат якташлыгы рәисе булу бездә горурлык хисе уята.Фәрид Фәизович туган авылы Көрнәле Әмзәдә әнисе Әминә апага атап мәчет төзеткән кеше.Анда да ел да ифтар мәҗлесләре оештыра”,-диде Алмаз Әхмәтшин.
“Уразаны 2001 елдан бирле тотам. Минем күп дусларым, танышларым ураза тота, дингә тартылалар. Шуңа күрә бергә очрашып, ифтарлар уздыру үзе бер рәхәтлек хисе бирә. Тәнебезне, рухыбызны, күңелебезне иман белән баетабыз. Ураза вакытында яхшы уй-фикерләр килә,-дип үз фикере белән уртаклашты Фәрид Фәизович.
”Фәрид абый оештырган ифтар мәҗлесләрендә ел да катнашам.Татар милләте өчен бик күп саваплы эшләр башкарган дәүләт эшлеклеләре, дин белгечләре, галимнәр фикерләрен ишетү күңелне баета,чакыруыгыз өчен зур рәхмәт”,-диде Идеал Айзетуллов.
Җәвит Шакиров: ”Без, сәнгать кешеләре, материал әйбер җитештермибез.Әмма авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, дин белгечләре кебек, без дә үз һөнәребезне мактарга хаклы, чөнки җырларыбыз белән халыкка хезмәт итәбез. Безнең әйтер сүзебез –күңелләребездә. Яшьләрнең дингә тартылуына бик сөенәбез,”-дип шатлыгын бүлеште.
Ләбиб Леронның: ”Фәрид туган, әлеге мәҗлескә чакырганыгыз өчен зур рәхмәт. Ифтарда үземнең танышларымны күрү зур мәртәбә. Очрашып торырга язсын. Мондый мәҗлесләр күбрәк булган саен , дингә тартылу да артыр, бергә булырбыз, бердәм булырбыз”,-дигән сүзләре кунакларның күңеленә хуш килде.
Миңгол Галиевнең татар халкындагы моң турында сөйләп, мөнәҗәт әйтүе, Марсель Вәгыйзевнең “Әлфидагъ” зекерен башкаруы мәҗлескә җылылык, нур өстәде. Илгиз Халиков Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләренең ифтарлар уздыруда активлыгын ассызыклап, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Фәиз улы Мифтаховка конгресс исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде.
Гөлнур Айзат