tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл мәчетләрендә ифтар ашлары
Тубыл мәчетләрендә ифтар ашлары

Тубыл мәчетләрендә ифтар ашлары

Изге Рамазан аенда Тубыл мәчетләрендә көн саен күмәк намаз укылды, вәгазъләр сөйләделәр, ифтар мәҗлесләре, Коръән ашлары үткәрелде.

Тарихи мәчеттә Ураза ае керү белән ифтар ашларын мөселман кардәшләребез узара җыелышып, мул табын әзерләп оештырдылар. Ураза тотучылар арасында яшьләр дә, өлкән яшьтәгеләр дә булды. Әлеге күркәм мәҗлесләр турында Фәннур хәзрәт Казыймов:”Һәр көн мәчеткә килүчеләргә Җәмигъ мәчете имамы Ибраһим Сухов Рамазан аеның бөеклеге турында сөйләде, аскы торадагы тарихи мәчеттә без үтемле вәгазьләр сөйләп, намазга килүчеләрне Рамазан ае белән котладык. Дөньяга тынычлык, илебез халкына сәламәтлек, иминлек теләдек. Изге көннәрне Коръән укулар дин юлында булган якташларыбызның күңелләренә хуш килде. Ураза тотучыларыбызның рухы нык булсын. Ай буена мөселман кардәшләребез бер–беренә шәфкатьле булырга тырыштылар, игелекле эшләр башкардык.

Инде Ураза-гает бәйрәменә якынлашып киләбез. Яхшы күңел, изге ниятләр белән Ураза-гаетен дә үткәрергә җыенабыз. Башка дин вәкилләре белән дә татулыкта яшәргә язсын. Тәравих намазларын калдырмаган һәр ураза тотучы Тубыл мөселманнары хөрмәткә лаеклы. Тарихи мәчетебездә 70 якын яшьләр, урта яшьтәгеләр, 30 якын апалар тәравих намазга килделәр, ифтар ашларын бердәмлектә үткәрдек. Шунысы сөенечле, өлкәннәр белән бергә мәктәп яшендәге балалар да катнаштылар. Димәк, әби-бабаларыбыздан килган гореф-гадәләребезнең дәвамчылары бар. Күркәм һәм саваплы гамәлләр ел саен үткәрелеп торсын,”-дип сөйләде.

Изге Рамазан аендагы сыман бер-беребезне хөрмәт итеп, игелекле эшләр башкарып яшәргә язсын. Дини бәйрәмнәрдә эшләгән саваплы эшләребез, матур, җылы очрашулар күңелләребезне сафландырсын, һәркемебезнең гаиләсенә иминлек, тынычлык китерсен. Мондый күркәм чараларны оештыручыларга рәхмәтләр яусын.

Римма Умитбаева    

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*