tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән татарларының «Сандугач» ансамбле юбилеен бәйрәм итә
Төмән татарларының «Сандугач» ансамбле юбилеен бәйрәм итә

Төмән татарларының «Сандугач» ансамбле юбилеен бәйрәм итә

Ялутор шәһәрендә иҗат итүче, өлкә күләмендә генә түгел, төбәкара, Россия күләмендә үзен таныткан халыкара конкурслар лауреаты, «Халык ансамбле» исемен лаеклы рәвештә горур йөртүче «Сандугач»   коллективы 8 апрель көнне шәһәрнең милли мәдәният үзәгендә үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ә 7 апрельдә ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе, Ялутор районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, күренекле җәмәгать эшлеклесе, күпкырлы талант иясе Зөһрә Кожевникова юбилейлы туган көнен бәйрәм итү сәбәпле, әлеге чарада аның исеменә шәхсән котлаулар да яңгырады.

Чарага килгән кунакларны милли мәдәниятләр үзәге хезмәткәрләре «Милли галерея» буенча йөртеп, рус, немец, украина, үзбәк, казах «йорт» лары белән таныштырдылар. «Татар өендә» кунакларны татар мәдәнияте бүлеге җитәкчесе Зөһрә Кожевникова себер татарларының гореф-гадәтләре буенча каршы алды. Аларга йорттагы көнкүреш әйберләрен, җиһазларны күрсәтеп, йолалар, бәйрәмнәр турында сөйләде. Татар халык ашлары турында сөйләгәндә, кунакларны корылган бай табынга утыртып, хуш исле үләннәрдән чәйләр әзерләп, милли ризыклар белән сыйлады.

Бәйрәм кичәсе, гадәт буенча, фатыйха белән башланды. Зал тутырып килгән халыкны сәламләп шәһәр мәчете имамы Раил Мәхмүтов Коръән укып, дога кылды. Аннары «Сандугач» ансамбле тормышы турында «Безгә бары 30 гына!» дигән видеоролик тәкъдим ителде. Концерт программасы «И туган тел» җыры белән ачылды. Зөһрә Кожевникова репертуарда 80нән артык җыр булганын, алар арасында җирле авторларның җырларын бик яратып башкаруларын әйтте һәм вафат булган коллегаларын искә алып, алар рухына дога булып барып ирешсен дип «Сәел авылым» дигән җырны җырладылар. 1994-2018 елларда ансамбльдә аккомпаниатор вазифасын башкарган Надежда Мальцевага да бүләк итеп «Туган көнең белән, Ялутор» дигән җыр яңгырады. Бүгенге көндә аның эшен лаеклы рәвештә кеше-оркестр Әбүзәр Миңнебаев дәвам итә. Юбилярларны котлаучылар арасында милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Алена Шакирова, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, әгъзалары Рамил Әминов, Луиза Сөрмәтова, «Наследие» өлкә иҗтимагый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова, «Яшь буын» өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов, Ялутор шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Ольга Губачева, шәһәр Думасы рәисе урынбасары Салих Рамазанов, туризм һәм мәдәният комитеты буенча шәһәр комитеты җитәкчесе Ирина Мелкова һәм бик күп дуслары, коллегалары булды. Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән Зөһрә Кожевникова, Нурзия Калиева, Фәриха Латыйпова, Саҗидә Вахитова, Рауза Глазунова, Әбүзәр Миңнебаев, Лидия Чупанова, Шәкүрә Вәлиуллина, Әлфинур Латыйпова, Нәзимә Сюникаева, Нәсимә Сагаутдинова, Рәмзия Шукурова, Раилә Таһирова, Рәсимә Бакиева, Гөлсинә Газизова, Халисә Моратова бүләкләнделәр. Коллегаларыннан музыкаль бүләкләр дә яңгырады. Әнисен туган көне һәм аның җитәкләгән ансамбленең 30 еллыгы белән улы Геннадий Кожевников котлап бик матур җыр башкарды. Котлаулар Луиза Сөрмәтова, Гөлфия Левкова, Әбүзәр Миңнебаев, «Умырзая» , «Сәел моңнары» фольклор һәм җыр ансамбльләренең матур чыгышлары белән үрелеп барды. Бәйрәм чарасы «Себер Гимны» белән тәмамланды. Зөһрә Кожевникова сәхнәгә кабат чыгып яраткан тамашачысына, коллегаларына, коллективына, җитәкчеләргә рәхмәтен белдерде. Аннары халыкны чәй эчәргә чакырды.

Рәүфә Кангазина

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*