tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновск шәһәрендә узган Ифтар ашыннан матур мизгелләр

ВИДЕО: Ульяновск шәһәрендә узган Ифтар ашыннан матур мизгелләр

Ульяновск өлкәсендә губернатор Алексей Русских күрсәтмәсе буенча Ифтар ашы быел да берничә мең кеше сыйдырышлы зур спорт аренасында узды. Узган елларда анда 1500 мөселман дин-кардәшебез катнашкан булса, быел аның саны 3000 гә җитте. Бу көнне бер өстәл артына тирә-күрше төбәкләрдән дә йөзләгән кунак һәм өлкәдә эшләүче дистәдән артык милли оешма җитәкчеләре дә чакырулы иде. Гомумән, соңгы елларда семберлеләр Ифтарларны мәчетләрдә, кафе-рестораннарда уздыруны да матур гадәткә керттеләр. Борынгы Сембер төбәгендә узган Изге аш мәҗлесләренең кайбер мизгелләре үз хәбәрчебез Рамис Сафин репортажында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*