tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Игелекле, актив җәмәгатьче
Игелекле, актив җәмәгатьче

Игелекле, актив җәмәгатьче

Фәридә Аксан кызы Локманова Тубылда күпләргә таныш. Ул лаеклы ялда булса да хезмәт сөючәнлеге, тормышка актив позицияле булганлыгы, танылу эзләмичә, бүләкләр көтмичә ярдәчеллеге белән танылды. Фәридә Аксан кызы ветераннар советыннан мөрәҗәгать булганда, оныклары укыган мәктәптә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү буенча акцияләрдә актив катнаша. “Яңырыш”ны ун елдан артык туганнарына, кодагыйларына, дустына яздыра. Игелекле якташыбыз белән газета укучыларыбызны таныштырып китмәкче булдым.

Фәридә ханым Тубыл шәһәрендә күп балалы гаиләдә туып үсә. Унбишенче мәктәпне тәмамлап Тубыл пединститутының физика-математика факультетына укырга керә. Хезмәт юлын Варавара авылының урта белем бирү мәктәбендә башлый. Фәридә Аксан кызы:”Институтны тәмамлаганнан соң эшкә безне юллама буенча җибәрәләр иде. Дүрт ел математика укытучысы булып эшләгәннән соң туган шәһәремә кайттым. Тугана ягымны, якыннарымны сагындым. Тубылда үземнең туган-үскән Абрмака ягында урнашкан 31нче балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаштым. Монда 23 ел эшләдем. Без эшләгән чорны себер татар мәдәният үзәге белән элемтә тыгыз иде. Үзәк аркылы татар теле түгәрәкләре балалар бакчаларында эшли башлады. Бү түгәрәкне алып бару авыр булмады. Чөнки, без татар мөхитендә туып үстек, 15 нче мәктәптә татар теле әдәбият дәресләре алып барылды. Бергә эшлгән елларны сагынып искә алам. Түгәрәккә йөрүче балалар белән татар телендә шигырьләр, уеннар, җырлар өйрәнә идек. “Чебиләрем” ансамблен, җитәкчебез Зиннура апа Сәетова(мәрхүмә) алып барды. Балалар өчен Сабантуй бәйрәмнәрен оештыра идек. Шәһәр күләмендә узган милли бәйрәмнәрдә актив катнаштык. Балалар бакчасы ябылганча монда хезмәт иттем. Кайда гына эшләсәм дә коллегаларымны, татар юнәлешендә эшләгән елларымны аеруча җылылык һәм наз белән искә алам,”-дип сөйләде.

Балачактан ук йорт хуҗалыгы белән идәрә итә белгән Фәридә Ахсан кызы ата-ана сүзенә каршы килмәгән, өлкәннәрне хөрмәт итеп, гореф-гадәтләребезне белеп үсә. Ул уңган хуҗабикә, милли камыр ризыклар пешерү остасы да. Аны милли, дини вакыйгаларга бавырсак пешерергә якыннары, дуслары чакыралар. Шәхси тормышында ул уллары, оныклары өчен шатланып, горурланып яши. Ике улына белем, тәрбия бирә. Марсель югары белемле инженер сайлаган һөнәре буенча эшли. Кече улы Азат ЗапСиб оешмасында хезмәт итә. Фәридә Аксан кызы алты оныгының мәктәп тормышындагы чараларында актив катнашырга тырыша. ”Оныкларга бай мин. Алар үзем, улларым укыган Тубылның унбишенче мәктәбендә белем, тәрбия алалар. Оныгым Лилия мәктәпне тәмамлап Екатеринбургтагы Ельцин исемендәге УРФОда белем ала. Укуын тәмамлап туган шәһәренә эшкә кайтыр дип ышанам. Кайда туган, шунда кирәкле булган, дип әйтәләр бит. Үзем 70кә якынлашып килсәм дә шәһәрдә узган мәдәни, динии, милли чаралардан читтә калмаска тырышам,”-ди.

Фәридә Аксан кызы лаеклы ялга чыккач та әле ун ел почта ташучы булып эшли. Монда да ул үз эшенә җаваплы карый. Газета-журналларга яздыру акцияләрендә катнашып ярдәм күрсәтә.

Кайда гына эшләсә дә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән,  шәһәрнең җәмәгать трмышында актив катнашкан Фәридә Ахсан кызына киләчктә дә уңышлар, сәламәтлек телибез.

                                                            Римма Умитбаева.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*