tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ике чемодан һәм бала
Ике чемодан һәм бала

Ике чемодан һәм бала

Гаилә тормышы – озын юл. Аны абынмый-сөртенми узучылар бик сирәк. Гаилә учагын саклауда һәркемнең үз ысулы, үз җае бар. Әнә шундый яшәү җаен тапкан бер пар белән сезне дә таныштырасым килә. Аларны Ижевск шәһәребездә белмәгән кеше юк. Күпләр аларга сокланып, хәтта көнләшеп карый. Сүзем 47 ел бергә гомер иткән Фәнил абый һәм Рәшидә апа Фәүзетдиновлар турында. Аларның маңгайларына ук: «Без – бәхетле!» – дип язылып куелган кебек.

Тиңле булуга ни җитә?

Фәнис абый белән Рә­шидә апаның күзләреннән үк бер-берсен хөрмәт итүләре кү­ренеп тора. Казаннан килгән артист­лар концертларында алар гадәттә алгы рәтләрдә утыралар, хәтта сәхнәдәге артистлар бу матур парны күреп алып, я вальс биетәләр, я берәр бүләк бирәләр.
– Сезне инде күп еллар дә­вамында татар концертларында күрергә күнеккән. Бер концертны да калдырмыйча карап барасызмы?
– Әйе, бер генә тапкыр булды. Хәния Фәрхи концертын гына калдырдык, чөнки Чернушки шәһәренә юбилейга чакырулы идек. Кайвакыт танышларыбыз: «Бәлки сезгә билетны бушка бирәләрдер?» – дип, гаҗәпсенеп сорыйлар.
– Татар тормышы турында сүз чыккан икән, шәһәребезнең Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеге турында ни диярсез?
– Бик канәгать, бик тырышалар, рәхмәт аларга! Алар үткәргән кичә-концертлардан да калмыйбыз. Татар теле үссен, йолаларыбыз сак­лансын, дип телибез.
Фәүзетдиновлар гаиләсе бе­лән якыннанрак танышырга өй­лә­­ренә барганда, күчтәнәчкә «Яңа­рыш» газетасы алып бардым. («Яңарыш»ка язылу бәясе шалкан бәясе кебек арзан булса да, күп милләттәшләребез газетага языл­мый бит). Баксаң, алар күп еллар газетаны яздырып алалар. Моңа да мин бик сөендем.

Май чүлмәге тышыннан билгеле

Алар Сарапулның «Элеконд» мик­рорайонына терәлеп үк урнашкан Мыльники авылында, гүзәл табигать кочагында үз йортлары белән яшиләр. Бу бик зур мәйданлы урынны 16 ел элек сатып алганнар.
«Бу җирне бик кыйбатка саттылар. Шуңа беркем дә алмаган. Ә мин ошаттым да алдым. Билдән үлән үсә иде монда. Без, татарлар, җирдә эшләргә яратабыз бит», – ди Фәнис абый.
Ул 33 ел нефтьчеләрдә бораулаучы булып эшләгән. «Бу эш бик авыр, җилдә-яңгырда да эшлисең. Элегрәк берәр айга командировкага җибәрделәр: Когалым, Нижневартовск… Аэропортның идәненә ятып йоклаган чаклар да булды», – дип искә алды Фәнис абый.
Хезмәт ветераны, мактау­лы нефтьче, күп­сан­лы бүләкләр иясе Фәнис абыйга 70 яшь. Ул тумышы белән Баш­кортстанның Калтасы районыннан. «Гаиләдә без бишәү үстек. 4 кыз һәм мин. Бер сатин ыштаным бар иде. Заманасы шундый булды. Әниемнең тегү машинасында апамнардан калган оеклардан үзем носки тегеп кия идем, аны резинка белән бәйләп йөрдем», – дип, хатирәләрен дә яңартып алды ул.
Ә Рәшидә Габделхак кызына 67 яшь. Ул Әгерҗе районы Иске Эсләк авылыннан. Күпбалалы гаиләдә үскән. «Күп итеп мал асрый идек, эшләп үстек», – ди Рәшидә апа. Алар Сарапулда танышалар. Фәнис абый армиядән ялга кайткач, Сарапулга апасына, тулай торакка кунакка килә. Шунда ул бер күрүдә Рәшидәне ошата, хат алыша башлыйлар. Фәнис армиядән комсомол юлламасы белән Норильск шәһәренә эшкә җибәрелә, тракторда эшли. Кайткач, өйләнешәләр. «Башкортстаннан Сарапулга күчеп килгәндә, кулда 2 чемодан һәм бала гына иде. Торырга урыныбыз да юк. Рәшидә һөнәре буенча балалар тәрбиячесе. Нишләргә? 23 нче мәктәптә идән юарга тәкъдим иттеләр, чөнки торак белән тәэмин итәләр иде. Башта Рәшидә риза булмады, аннан күнде», – ди Фәнис абый. 3 ел дигәндә, Фәнис абыйга эшеннән фатир бирәләр. Бүгенге көндә үз хуҗалыклары белән яшиләр.
Хәзер аларның 5-6 сарыклары, тавыклары бар. Элегрәк 70ләп куян тотканнар. Фәнис абый хуҗалыкта малларны тәрбияли, ә Рәшидә апа – бакча өчен җаваплы. Май чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, йорт аллары – шау чәчәктә. «Күршеләр дә: «Ник сезнең генә чәчәкләрегез гөрләп үсә?» – дип аптырап сорыйлар. «Бисмилла әйтеп үстерәбез», – дип җавап бирәм», – ди Рәшидә ханым.
Нинди генә чорда яшәсәк тә, ир кеше – хатын-кызның ышаныч­лы калканы. Алар янәшәсендә генә без үзебезне якланган, сак­ланган халәттә тоябыз. Рәшидә апа да Фәнис абый канаты астында бәхетле гомер кичергән. «Бервакытта да миңа кул күтәрмәде, авыр сүз әйтмәде. Балаларны яратты. Бераз әйткәләшсәк, Фәнис ишегалдына чыгып китә, бераздан керә дә: «Җаным, әйдә чәй эчәбез!» – дип елмая иде. Фәниснең иң күркәм сыйфаты – хатын-кызга хөрмәт белән каравы», – ди Рәшидә апа.
Алар 2 кыз тәрбияләп үсте­рә­ләр: Альбина – пешекче, кондитер. Алсу – «Элеконд» заводының кадрлар бүлегендә эшли. 4 онык­лары бар. Ике киявенең дә исеме Илдар. «Кияүләрдән уңдык», – ди алар. Кода-кодагыйлар белән дә дус, тату, ярдәмләшеп яшиләр. Ял көннәрендә мунча ягалар, бәлеш пешерәләр.
– Бианай, биатай белән дә сүзгә килмәдек. Гаиләдә берең кырысрак, икенчең йомшаграк булса, тормыш итәргә җайлырак, – ди Рәшидә апа. «Кияүләремне яклыйм. Балалар тормышына кысылмыйбыз», – дип тә өстәде ул. Рәшидә апа операцияләр кичергән, Фәнис абый: «Авыр күтәрмә!» – дип саклап кына тора аны. Оныклары берсе – рәсем ясау, гимнастика белән, берсе футбол белән шөгыльләнә.
Мин Фәнил абый һәм Рәшидә апа Фәүзетдиновлардан сөенеп кайттым. Аларга озын, тигез гомер телим. Кояштай балкып, бәхетле гомер кичерсеннәр.

Асия Әхмәдиева,

Сарапул шәһәре.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*