tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда Тәэминә Биктимерова лекция укыды
Башкортстанда Тәэминә Биктимерова лекция укыды

Башкортстанда Тәэминә Биктимерова лекция укыды

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегендә Мәръям Солтанова-Акчурина татар зыялылары клубы даими уздырып килгән лекцияләргә бүген яңасы өстәлде. Аны Тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле җәмәгать эшлеклесе Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова укыды. “Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында” дигән темага багышланган лекцияне милләттәшләребез бирелеп, тәэсирләнеп тыңлады, Казаннан килгән галимәгә үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткерде. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*