tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ил батыры үлемсез
Ил батыры үлемсез

Ил батыры үлемсез

Төмән өлкәсе, Нариманова урта мәктәбендә Ватан батырлары көне кысаларында Россия Герое Раушан Абдуллинны искә алу митингы узды. Бу чара мәктәп планы буенча ел саен үткәрелә. Традиция буенча Героебызның әти-әнисе, туганнары, сыйныфташлары, укытучылары чакырыла һәм алар укучыларга Раушан Мөхәммәт улы турында сөйлиләр.

Раушан Абдуллин бу авылда туып-үсеп, 2006 елда урта мәктәпне тәмамлый һәм шул елның декабрь аенда армия хезмәтенә алына. Ватаныбыз каршында бурычын үтәгәннән соң, контракт буенча хезмәтен дәвам итә. 2008 нче елда Грузия җирендә башланган хәрби операция вакытында ул батырларча һәлак була. 2009 елның 9 сентябрендә Төньяк Кавказ төбәгендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен рядовой Раушан Абдуллинга Россия Федерациясе Герое исеме бирелә. Аның хәтеренә Нариманова авылында һәм Төмән шәһәренең Көнчыгыш административ округындагы урамнарга аның исеме бирелгән. 2010 елда Раушан Абдуллин укыган мәктәпкә, 2021 елда туган йортына мемориаль такта куелды.

2011 елда аның хөрмәтенә туган авылында җирле халык һәм геройның туганнары көче белән төзелгән «Раушан» мәчете ачылды.

Бу юлы да чарада авыл хакимият башлыгы, авыл ветераннар һәм инвалидлар советыннан, өлкә хәрби комиссариаттан, «Өлкә чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасыннан вәкилләр, төрле локаль сугышлар ветераннары һәм 5-11 сыйныф укучылары катнаштылар. Коридорда 2 нче, 4 нче , 9 нчы сыйныф укучыларының Ватан батырлары көненә багышланган «Батыр булып тумыйлар» дигән темага ясалган рәсемнәреннән күргәзмә әзерләнгән иде. Кунакларны мәктәп җитәкчесе Нина Чупина сәламләп, килгән өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә авыл хакимият башлыгы Владимир Перминов та кушылып, Раушан Абдуллинның батырлыгы белән горурланды, анаң әтисе белән әнисенә ил батырын тәрбияләп үстергән өчен рәхмәт әйтте.

Хәрби офицер Вилдан Кәримов чыгышында: «Мин өлкә хәрби комиссариат, шәхсән Сергей Чирков һәм ветераннар советы исеменнән укытучылар коллективына, укучыларга Раушан Абдуллинның батырлыгын онытмаган, хәтерегездә саклаган өчен рәхмәт белдерәм. Аеруча рәхмәтемне Раушанны тәрбияләп үстергән әнисе Гөлфрүз һәм әтисе Мөхәммәт Абдуллиннарга әйтәсем килә. Гөлфрүз Сергей кызы Төмән өлкәсенең иҗтимагый һәм сәяси тормышында актив катнаша, аларга гаилә иминлеге, түземлек, сабырлык, сәламәтлек телим», – диде. Запастагы офицер Илгиз Шәрипов та «Өлкә чик сакчылары ветераннары» оешмасы җитәкчесе Нуретдин Ибраһимовның сәламнәрен җиткерде. Һәм ул 20 яшьлек егетнең күрсәткән батырлыгына сокланып, укучыларга: «Төмән өлкәсендә мәктәпләр күп, әмма Геройлар чыккан мәктәпләр саны исәпле генә. Сез, балалар, менә шундый мәктәпләрнең берсендә укыйсыз. Моның белән горурланыгыз һәм авылдашыгыз Раушан Абдуллинны онытмагыз!», – дип мөрәҗәгать итте.

Сүз Гөлфрүз Сергей кызына бирелгәч, ул балаларга аналарча үгет- нәсихәтләр һәм киңәшләрен бирде. «Мәктәпкә килгәч, мин бигрәк тә дулкынланам. Һәр балада мин Рушанымның балачагын күрәм. 6 сыйныф укучысын күрсәм, улымның 6 сыйныфта укыган чагын күзаллыйм. Өлкән сыйныф балаларын күрсәм, аның ничек имтиханнарга әзерләнгәнен, төрле ярышларда катнашып, югары урыннар яулаганы, уңышларына ничек шатланганыбыз исемә төшә. Хәрби бурычын үтәргә чакыру алгач, ничек шатланганын бер дә оныта алмыйм. Рәхмәт сезгә, улыбызны хөрмәт белән искә алып торган өчен», – дип сөйләде ул. Чыгыш ясаучылар саны күп булды. Аларның һәрберсендә Раушан Мөхәммәт улының батырлыгына соклану, аның белән горурлану хисе яңгырады һәм әти-әнисе, мәктәп биргән тәрбиянең көчен билгеләп, укытучыларга, гаиләсенә рәхмәт сүзләре әйтелде. Әлбәттә, ата-ана, якыннары өчен бу югалтуның авырлыгы да искәртелеп, кайгы уртаклаштылар.

Аннары ил батырын бер минут тынлык белән искә алып, аның һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Чара чәй табыны артында утырып сөйләшүләр белән тәмамланды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*