tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәктәп тормышы белән яшәгән җитәкче
Мәктәп тормышы белән яшәгән җитәкче

Мәктәп тормышы белән яшәгән җитәкче

Тубыл шәһәренең 15нче мәктәп директоры, шәһәр Дума депутаты Сәет Заир улы Хисмәтуллин 65 яшь юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Мәктәптә директор вазифасы белән берлектә күп еллар җәмагатьчелек эшен дә алып барган җитәкче Гаилә елы башлану уңаеннан гомер бәйрәменә килүче кунакларны үз йортында каршы алды. 15нче мәктәпнең күркәм традицияләрен саклаган, эшен чын күңелдән яраткан, бөтен күңелен, белемен, энергиясен, көчен кызганмаган, максатына ирешүчән, тирән белемле оста җитәкчене юбилее белән шәһәр башлыгы Максим Афанасьев, шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, шәһәр Думасы депутаты Михил Никитин котладылар.

Нәсел йортында Сәет Хисмәтуллин кунакларны гаиләсе нәселенең тарихы, якыннарының уңышлары турында тупланган, кадерләп сакланган фотолар, язма мәгълүмат, экспонатлар, үзенең шәҗәрәсе белән таныштырды. Хисмәтуллиннарның йортындагы музей-кабинет бәйрәмгә килгән кунакларның игътибарын җәлеп итте. Эчтәлекле экскурсияне Сәет Заир улы үзе алып барды. Аннары халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен саклаган йорт хуҗалары кунакларны милли ризык тулы табын артына чакырдылар. Монда җылы теләкләр яңгырады. Күп еллар дәвамында шәһәрдә халыклар дуслыгын ныгытуда, халкыбызның мирасын саклаган, туган иленең чын патриоты булган Сәет Хисмәтуллинга ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, яңа уңышлар теләделәр.

Гаилә–ул кечкенә дәүләт дип юкка әйтмиләр. Сәет Заир улы тормыш иптәше Латыйфа Кәбир кызы белән пар канат булып 45 ел бергә тату яшиләр. Икесе дә ике югары уку йортын тәмамлаган укытучылар. Алар бәйрәм табыны артында яшьлек хатирәләре белән уртаклаштылар. Бар гомерләрен укытучылык һөнәренә багышлаган Хисмәтуллиннар балаларын да үзләре үрнәгендә тәрбияләгәннәр. Кешелекле, тату, тырыш, булдыклы уллары Рәшиткә, Рифкаткә, кызлары Эльвирага ныклы белем бирәләр, олы тормыш юлына озаталар.

Бер-берләрен аңлап, киңәшләшеп, хөрмәт итеп яшәгән укытучылар гаиләсен, Сәет Заир улын туганнары, дуслары, фикердәшләре, уллары, кызы, кияү-киленнәре, җиде оныклары котлап җырлар башкардылар, теләкләрен юлладылар, әтиләренә озын бәхетле, парлы гомер теләделәр.

Сәет Заир улы:”Тормышымның шатлыклы мизгелләре белән уртаклашкан, гомер бәйрәмем белән котлаган Тубыл шәһәре хакимият вәкилләренә һәм килгән һәр кунакка рәхмәтләремне белдерәм. 2023 нче елны Казанда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән оештырылган беренче Бөтенроссия туган тел укытучылары форумында да хезмәтемә югары бәя бирелде, пленар утырышта дәүләт бүләген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Минниханов “Фидакарь хезмәт өчен” медаль тапшырды. Татарстанда хезмәт итүче коллегаларыма рәхмәтләремне белдерәм. Безнең мәктәп укытучыларыбызның һөнәри бәйгеләрдә яулаган уңышлары белән горурланабыз. Алда да әле яңа нәтиҗәле эшләр, җиңүләр булыр, бердәмлектә эшләргә язсын,”-дип сөйләде. Максатчан, тырыш, тынгысыз җанлы җитәкчегә яңа уңышларга ирешергә язсын.

Римма Умитбаева.

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*