tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Апуш» балалар театр студиясе «Авыл эте Акбай» мюзиклын тәкъдим итәчәк
«Апуш» балалар театр студиясе «Авыл эте Акбай» мюзиклын тәкъдим итәчәк

«Апуш» балалар театр студиясе «Авыл эте Акбай» мюзиклын тәкъдим итәчәк

«Апуш» балалар театр студиясе бүген «Авыл эте Акбай» мюзиклын тәкъдим итәчәк. Быел беренче премьераны үз сәхнәләрендә «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче укучылар күрсәтә. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Премьераның төп үзенчәлеге – җанлы музыкаль бизәлеш. Махсус әлеге спектакль өчен «Музафаров-бэнд» дигән төркем оешкан, ул М.Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбенең 5 шәкертеннән һәм 3 остазыннан тора.

Мюзиклдагы көйләр авторы – композитор Зөлфәт Вәлиуллин, җыр сүзләрен шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат иткән. Тамашаның сценографы – Татарстанның М.Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Б.Урманче исемендәге премия лауреаты Булат Гыйльванов. Спектакльнең режиссеры – студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

Шәкертләрне премьерага студия остазлары – Г.Камал театры актеры, ТРның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов, ТРның атказанган артисты, К.Тинчурин театры артисты Гөлназ Нәүмәтова, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан театр училищесының вокал укытучысы Гөлнара Шәйхетдинова һ.б. әзерләгән.

18:00 сәгатьтә башлана. «Авыл эте Акбай» мюзиклы «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы студия укучыларының икенче куелышы булачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Тулырак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*