tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәрбиләр өчен окоп шәмнәре ясыйлар
Хәрбиләр өчен окоп шәмнәре ясыйлар

Хәрбиләр өчен окоп шәмнәре ясыйлар

Бүгенге көндә Иске Җөри  авыл җирлегендә махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр өчен окоп шәмнәре ясау эше бара. 1 ай чамасы элек  мәдәният йорты җитәкчесе Равил Насыйбуллин инициативасы белән башланган әлеге эшне авыл халкы да хуплап алган. Кирәкле материалларны алырга (мәсәлән, шул ук парафин) акча җыюны да оештырып җибәргәннәр.  Бу эш мәдәният йортында башкарыла.

-Егетләрнең күбесе белән элемтәдә торабыз.  Мондый шәм 15-30 минутка җитәрлек газ баллоныннан аермалы буларак, сигез сәгать буе янып тора ала икән.  Шәмнәр белән чатырны, кулларны җылытырга, әйберләрне киптерергә һәм кыр шартларында су кайнатырга мөмкин диде алар. Шуннан уйлаштык та, шәм ясау эшенә тотынырга булдык.  Блиндаж шәмнәре кул астындагы материаллардан ясала. Авылдашлар ярдәме белән 30 кг парафин сатып алдык, калай савытлар, картоннар җыйдык.  Бүгенге көнгә 100 данәдән артык шәм ясалды.  Тиздән яңадан бу эшкә керешәчәкбез, материалларын җыю өстендә эш бара. Шулай ук, егетләр өчен токмач та кистек. Районның мәдәният йортлары һәм авыл клубы җитәкчеләре белән сөйләшеп, салфеткалар кайттарттык 8600 данә. Сетка үрер өчен материал да кайтып җитәчәк  яңадан.  Үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз инде, – диде Равил Мөсәвир улы.

Чыганак: tulachi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*