tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Гаиләләрдә балалар дөньяви белем белән беррәттән дини белем дә алып үссеннәр иде”
“Гаиләләрдә балалар дөньяви белем белән беррәттән дини белем дә алып үссеннәр иде”

“Гаиләләрдә балалар дөньяви белем белән беррәттән дини белем дә алып үссеннәр иде”

Бүгенге әңгәмәдәшем- авылдашым Мәликә апа Галимова. Ул авылыбыз мәчетендә озак еллардан бирле авыл халкына Ислам дине нигезләрен төшендерә. Без аның белән гаилә кыйммәтләре, бала тәрбияләү, балаларга дөньяви һәм дини белем бирү турында әңгәмә кордык.

— Мәликә апа, дин юлына ничек килдегез?

— Минем әби-бабаларым дини кешеләр иде. Әминә әбием яшьтән үк миңа динне өйрәтте, үз үрнәгендә әдәпкә чакырды. Гарәп хәрефләре, догалар, намаз тәртипләре, пәйгамбәрләр тарихы белән иң беренче ул таныштырды мине. Үземне белгәннән алып аның белемгә булган омтылышын күреп, аның китапларын карап, укыганын тыңлап үстем. Әбием миңа: «Кызым, Аллаһ күреп тора, тәүфыйклы бул, кыйблаңны югалтма, тәһарәтсез-госелсез йөрмә, — дип еш кабатлый торган иде. — Мин сезнең өчен сәҗдәгә китеп догалар кылам», — дип елаганнары әле дә хәтеремдә.

Кеше үлгәч, аның гамәл дәфтәре ябылыр. Тик өч төрле кешенең: кешеләр игелеге өчен мәчет төзү, чишмә төзекләндерү, юл салу кебек хәерле эшләр эшләгән бәндәләрнең, файдалы гыйлемнәр туплап, хәер-догалы балалар калдырган кешеләрнең савап дәфтәре ябылмас.

Бүгенге көндә әбиемнән калган йөзгә якын китаплар һәм язмалар Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә саклана. Дәү әниемнең изге догалары эзсез калмады, күңелем белән Бер Аллаһыны эзләдем, Аңа омтылдым, һидәятне сорадым. Әти-әниемнең миңа һәм өч бертуганыма биргән тәрбиясе, куйган тырышлыгы, кылган изгелекләре, Аллаһның ярдәме белән безгә бу тормышта үз урыныбызны табарга, милләтебезгә, динебезгә хезмәт итәргә этәргеч бирделәр.

— Дини гыйлемне кемнән алдыгыз?

— Гаилә корып, балаларыбыз тугач, Ислам динен тирәнрәк өйрәнү максаты белән 2006 елда авылыбыз мәчетендә оештырылган Раил хәзрәт дәресләренә бардым. Ул бер төркем хатын-кызларны Коръән укырга өйрәтте, Ислам дине нигезләре белән таныштырды. Аллаһның рәхмәте белән 2007 елда Казан шәһәрендәге «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга кердем.

— Ә үзегез кайчан укыта башладыгыз?

— Укырга керүгә үк укыту эшчән­легемне дә башладым. Тормыш иптәшем Илдус һәрвакыт минем таянычым булды. Бүгенге көндә ул үзе дә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлап, районыбызның ике авылына йөреп, мәчетләрдә гыйлем бирә. Шуның өстенә ул иҗади эш белән дә шөгыльләнә: шамаилләр ясый, күргәзмәләр, мастер-класслар оештыра.

Үзем иң беренче авылыбыз мәчетендә Ислам нигезләрен өйрәтү буенча балалар һәм хатын-кызлар өчен дәресләр алып бара башладым. Бүгенге көндә шәкертем һәм хезмәттәшем Әлфия апа Хәммәдиева һәм авылыбызның имам-хатыйбы Раил хәзрәт белән берлектә мәчетебездәге дәресләребез дәвам итә. Мәдрәсәдә укыган елларда үземнең туган авылыма да тормыш иптәшем һәм балаларыбыз белән бергә йөреп укыта башладык. Авыл халкы дәресләргә бик теләп йөрделәр. Бүгенге көндә туган авылым Татар Талкышында эшемне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертем Рәйханә апа Гомәрова дәвам итә.

2013 елдан башлап күрше Гаделша авылында балалар һәм хатын-кызлар өчен төркемнәр ачтык. Ислам фәннәренең чиге юк, ләкин вакыт чикле булганга күрә, иң төп фәннәрне: Коръән уку, тәҗвид, тәфсир, сира, фикх һәм башкаларны бирергә тырыштым. Берничә елдан соң, хатын-кызлар арасында шәкертләр күбәю сәбәпле, минем җитәкчелегемдә өч шәкертем үзләре төркемнәр җыеп, Коръән хәрефләре өйрәтә башладылар. Шуларның берсе Әнисә апа Рәхмәтуллина «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тамамлады. Мәчеттәге укуларны оештыру, язу-сызу эшләре, төрле чаралар, бәйрәмнәр уздыруда аның белән берлектә эшлибез. Аның мәктәптә укытучы булып эшләве балалар өчен дәресләрне оештыруда миңа бик зур ярдәм булып тора. Түбән сыйныф укучылары үзләренең укытучылары белән берлектә, мәктәп дәресләре тәмамлануга, мәчеткә керәләр. Мәктәп коллективы безнең эшчәнлегебезгә карата уңай мөнәсәбәттә, һәрдаим алар белән хезмәттәшлек итәбез. Гаделша урта мәктәбендә Гаделша, Дүрт Өйле, Чирүле Шонталысы авылы балалары белем ала. Мәчеттә уздырылган дәресләрдә өч авылның балалары да катнаша.

Гаделша авылында балалар белән эшләү үзенчәлекле тәртиптә алып барыла. Чөнки әлегә хәтле оештырылган дәресләр үз гаиләбез
инициативасы белән һәм тормыш иптәшем Илдусның финанс ярдәме белән генә башкарылып килсә, бу авылда балаларның дини укуларын оештыру эше Гаделшада туып үскән, авылның хөрмәтле кешесе, бүгенге көндә «Приволжскмелиоводхоз» ФДБУ идарәсе җитәкчесе Марс Мансур улы Хисмәтуллин тәкъдиме һәм финанс ярдәме белән башланды.

Шушы еллар эчендә мәчеттә гыйлем алучы балаларыбыз район күләмендә уздырылган бәйгеләрдә даими катнашып, призлы урыннар алып киләләр. Шәкертләребезнең өчесе укуларын дини уку йортларында дәвам иттерәләр.

— Ислам динендә бала тәрбиясе нинди урын алып тора?

— Ислам динендә, һичшиксез, үтәлергә тиешле бурычлар бар. Шуларның иң беренчесе — Аллаһы Тәгалә хакы — Ул кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелу. Икенчесе — пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хакы — аның үрнәгендә яшәү. Әти-әни, ир-хатын, балалар хак­ларын үтәргә тиешбез. Болар өчен кыямәт көнендә барыбызга да җавап бирергә туры киләчәк.

Ә бала хакларына түбән­дәгеләр керә: балага матур һәм мәгънәле исем кушу, хәләл ризыклар белән тукландыру, хәрам эшләрдән, ризыклардан саклау, дөньяви белем өйрәтү, дини белем өйрәтү, яше җиткәч, шәригать буенча никахландыру.

Бүгенге көндә балаларыбызга матур исемнәр кушабыз, күркәм никах мәҗлесләре дә уздырыла. Балаларга дөньяви белем бирү дәүләт карамагында. Кызганычка каршы, мәчет-мәдрәсәләрдә дини укулар оештырылса да, балаларга дөньяви белем белән беррәттән дини белем бирү дә алар өстендә булуын бөтен гаиләләр дә аңлап бетермиләр.

— Сезнең эшчәнлегегез шушы ике авылда гына алып барыламы?

— Авылларда дәрес бирү белән беррәттән, мин Чистай шәһәренең «Иман» мәчетендә «Күңел дәвасы» дип аталган әхлак дәресләре алып бара башладым. «Әхлак» сүзе «холык» сүзе белән бәйләнгән. Бу фәнне әдәп ягыннан гына карарга ярамый. Әхлак фәне эчендә хак-хокуклар, мөселманнарның күркәм һәм ямьсез сыйфатларын һәм Исламдагы әдәп кагыйдәләрен өйрәнү ята. Шул ук программа белән авылларда да дәресләр алып барам.

Мин Чистай мөхтәсибәтенең «Укыту үзәге»нең мөгаллимәсе булып исәпләнәм һәм район авылларында уку-укыту эшләре буенча җитәкче булып торам. Хәзерге көндә районыбыздагы күпчелек татар авыллары мәчетләрендә укулар оештырылган. Шул ук вакытта авыл остазлары белән телеграм каналы аша даими эшчәнлек алып барабыз: остазларның киңәшмәләре уза, аларга гыйлемнәрен үстерү юнәлешендә дәресләр бирелә.

Татар халкы мең елдан артык Ислам динендә булган, ләкин 1552 елда үзенең дәүләтчелеген югалткан. Нинди генә авыр шартларда да, татар халкы балаларга белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген беркайчан да туктатмаган. Ләкин без бер гасырга якын диннән ерак булдык, бик күп югалтулар кичердек.

Бүгенге мөмкинлекләр заманында үткәнебездән гыйбрәт алып, гыйлем алу, иманыбызны ныгыту, балаларыбызның, нәселебезнең исламының, иманының, ихсанының ни дәрәҗәдә икәнен үзебез кайгыртырга тиеш булабыз.

Альбина Азат кызы Нурутдинова, Дүрт Өйле авылы китапханәчесе

Чыганак: chistopol-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*