tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәктәпкә багышланган гомер
Мәктәпкә багышланган гомер

Мәктәпкә багышланган гомер

«Үз тормышында адәм баласы кыр-болыннарга, урманнарга, бакчаларга, елга-күлләргә яңгыр коючы болыт кебек… Болыт үзенең тамчылары белән миллионлаган үләннәргә, башакларга, агач-куакларга тормыш бирә, сафландыра да, тора-бара үтә күренмәлегә, яктыга әверелеп, юкка да чыга. Мәрхәмәтле кешенең гомере дә шулай: ул бик күпләргә ярдәм итә, тормышларын җиңеләйтә, тормышка юллама бирә, тынычландыра…» Лев Толстойның әлеге цитатасы Иске Йөрек авылында гомер итә торган халык мәгарифе отличнигы, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Малмыж районының почетлы гражданины «Дуслык» һәм «Сельская правда» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе, туган авылы Иске Йөрек турындагы китап авторы, күп дистә еллар гомерен мәктәпне җитәкләүгә багышлаган Мөнир Әһли улы Әһлиевка әйтелгән кебек”.

Хәзерге вакытта Мөнир ага тормыш иптәше Рәхилә апа белән Иске Йөрек авылында гомер кичерәләр. Танылган милләттәшебез 15 гыйнварда үзенең олы юбилеен каршылый. Аның бар тормышы башка кешеләргә багышланган. Малмыж районында гына түгел, янәшә тирәдәге районнарда да Мөнир аганы белмәгән кеше юктыр.

Мөнир абыйның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә.

– 42нче елны беренче сыйныфка укырга бардым. Ул вакытта класста балалар күп. Мин укый торган класста да 62 бала. Беренче укытучым Суфия апа Кәримова иде. 1949 елны 8нче класска Малмыж татар мәктәбенә 8 бала укырга төштек. Ул вакытта Малмыж мәктәбе 10 еллыкка үзгәртелгән иде инде. Классыбызда 32 укучы булды. Укытучыбыз безне бер йодрык итеп үз канаты астына алды. 52нче елны мәктәпне тәмамладык. Ул вакытларда әтиләре сугыштан әйләнеп кайткан кешеләр укыган өчен 150 сум акча түләргә тиеш иделәр. Бары тик әтиләре сугышта һәлак булганнар гына түләмәделәр. Колхозчының акчасы юк иде. Катык, сөт, йомырка сатып укырга акча җыя идек. Интернатта торып укыдык, – дип мәктәп елларын искә ала Мөнир абый Әһлиев.

Ул елларда Казанда югары уку йортларына безнең яклардан укучыларга ишек-ләр ябык булган. “Казанда институтка гына түгел, техникумга да алмадылар әле, – ди әңгәмәдәшем. Кечкенәдән Мөнир абыйның теләге армиядә хезмәт итү була. Үзен дә күп вакыт хәрби кеше итеп күз алдына китерә ул. Хәрби училищыга да керү өчен ике тапкыр талпынып карый ул. Ләкин теләге тормышка ашмый. Мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза торган була. Икенче теләге аның журналистлыкка укырга керү булган. Ул теләге дә тормышка ашмый.

– Татар мәктәбен бетергән 3 укучыны Иске Йөреккә укытучы итеп җибәргәннәр иде. Мине, шул исәптән, физкультура укытучысы итеп. Минем инде гаиләмә булышасым да килгәнлектән теләп риза булдым. Гаилә ишле, миннән соң күпме бала әле тагын. Шушы елларны мине Карино авылыннан килгән Рәхилә исемле кыз белән таныштырдылар. Ул чакларны ук инде Рәхилә апагыз эшкә булган кыз иде. Танышуыбыз 1952 елның 15 сентябрендә булды.

Рәхилә апа чыннан да бик эшкә булган кыз була: матур итеп чигә, бик күп әйберләр бәйли. Танышканнан соң берәр елдан Мөнир абый белән Рәхилә апа тормыш корып җибәрәләр, шуннан соң гына армияга китә Мөнир ага. Нәкъ өч ел булган көнне 1956 елның 15 октябрендә армия сафларыннан кайта. Кайда эшкә урнашуны уйлаган вакытта аңа Леспромхозда тәрбияче булып эшләргә тәкъдим итәләр. Шул вакытларда диспетчер да булып эшли, урманда ботак та чаба, газеталарга да яза. Рәхилә апа балалар бакчасы мөдире булып эшли. Түбән Тагил якларын да әйләнеп кайталар алар. Мөнир абый 59нчы елда Казан Федераль университетына документларын бирә. Ләкин кабул итмиләр, чөнки Киров өлкәсе Пермь университетына бәйле була. Бик гаделлекне ярата торган кеше буларак 1960 елда “Комсомольская правда” газетасына “Ни өчен безне укырга алмыйлар?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итә. Һәм сорау озак көттерми: «Сезне барлык уку йортларына да алырга тиешләр», – дигән җавап та килә. “Шуннан тагын бөтен язуларны җыеп, документларны Казанга җибәрдем. Имтиханнар бирергә бардым. Өчесен яхшы гына бирдем. Ахыргынчысы немец теле калган иде. Ул фәннән “батырдылар” мине. Тагын бер елым бушка үтте. Өченче елны тагын документларымны шул ук университетка җибәрдем, ләкин журналистикага түгел, тарих факультетына. Имтиханнарны яхшы биреп, студент булдым», – ди ул.

1961 елда Чавал техникумына завхоз булып кергән. Шушы елларда техникум директоры булган ханым Мөнир абыйга хуҗалык эшләрен барысын да өйрәтә. Аннан соң Рәхилә апа белән Мөнир абыйны Пижинерь мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучылары итеп куялар. Рәхилә апа 1нче белән 4нче сыйныфларны үзенә ала, ә Мөнир абый 2 һәм 3. Шулай өч ел эшлиләр. Җәйге сессиядән соң аларны Иске Йөрек мәктәбенә кайтаралар. Мөнир абый эшләгән дәвердә мәктәпне интернатлы да итә, урта мәктәп тә ача, мәктәпкә машина да юлланыла, бик күп юллар үтеп Иске Йөрек авылын яңа мәктәпле итәргә дә туры килә. Ул бервакытны да үз эшен ярты юлда калдыра торган кеше түгел, эшен җиренә җиткереп эшли.

Миңа һәм шул исәптән бик күп кенә укучыларга Мөнир абыйда укырга туры килде. Кирәк вакытны кырыс та, әтиләрчә якын да була белде. Интернатта торганлыктан, ул безнең икенче әти кебек иде. Безнең сыйныфта җәмгыять белеме дәресләре алып барды. Һәркемнең үзенең фикере булсын дигән теләктә иде. Ул чорларда бер мәктәп тә экскурсияләргә бармады. Бары тик Иске Йөрек мәктәбе генә төрле җирләргә алып йөрде. Безгә дә классыбыз белән Казанга да, ике тапкыр Мәскәүгә дә, Санкт-Петербургка да барырга туры килде. Күңелле мәктәп еллары һәркемнең хәтерендә уелып калгандыр.

Җиргә төшкән алма орлыгыннан алмагач үсеп җитеп, тәмле, сусыл алмалар биргән кебек, Мөнир абый да, төрле авырлыкларны, каршылыкларны җиңә-җи- ңә, табигать тарафыннан үзенә салынган көч-куәтне үстерә-үстерә, хезмәт җимешләре белән кешеләрне сөендерде. Шуңа күрә аны укучылары әле дә сагынып искә ала. Иске-Йөрек улы мәгариф юлында армый-талмый хезмәт куйган, мактаулы исемнәргә лаек булган.

Туган җирен һәрвакыт ихлас яраткан, халкының үткәненә беркайчан да битараф булмаган, гасырлар кичсә дә кыйммәтен-асылын җуймаган, гореф-гадәтләренә, әдәбиятына, ихтирам белән караган кеше генә туган телен чиксез кадерли, аны бөтен күңеле белән яратып өйрәнә, үзенең татар икәнен бар йөрәге белән сизеп яши. Мөнир абый да туган авылын, анда яшәгән авылдашларын хөрмәт итеп яши. Туган авылына багышлап китап чыгара.

Еллар үткән саен ул хезмәт яратуның уңдырышлы туфрагында нык, көчле агачка әверелгән. Хезмәт яратмасаң, тәрбияләмәсәң, әлеге үсенте тамырыннан ук корырга мөмкин. Үзеңнең яраткан хезмәтеңне табу, аны ышанычлы башкару – менә болар бәхет чыганагы да инде. Мөнир абый да үзенең һөнәренә тугры кала, бәлки шуңа күрәдер дә инде аны хөрмәт белән искә алалар.

Сайлаган һөнәренә туг- рылык, балаларны ярату, өзлексез иҗади эзләнү –боларның барысы да Мөнир ага Әһлиевның асыл сыйфатлары. Олы юбилее алдыннан аның белән очрашып әңгәмә корырга туры килде. Әле дә Мөнир абый һәр күргән укучысы өчен шатланып тора, ачык йөз белән каршы алып сөйләшә. Безнең редакция дә аны юбилейлы туган көне белән тәбрик итә. Үзенең юбилеен сау-сәламәт булып (СөбханАлла, күз тимәсен), күтәренке кәеф белән каршы ала. Олы яшькә җитеп тә картаймас өчен актив тормыш рәвеше алып барырга, кешеләргә беркайчан да ачуланмаска, бары тик яхшылык кына теләргә кирәк, ди ул.

Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*